Мәктәп ишекләре бер дә ябылмасын!

наш коллектив1Журналист үзе язган мәгъ­лүматны халыкка җит­керер алдыннан җиде тап­кыр тикшерергә тиеш. Без, бердәмлеклеләр, шулай эшләргә тырышабыз да. Шулай да без гади кешеләр, хата да җибәрә алабыз. Әнә, газетаның узган санында бастырылып чыккан “Юкка түгел, юкка түгелдер” дип аталган мәка­ләбездә Пох­вистнево районы­ның Мә­чәләй авылында мәктәп эшләми дип язып куйганбыз. Карасаң, укучылар саны аз булуга карамастан, ул эшләп тора. Мәчәләй авылы мәктәбе соңгы елларда Подбельск мәк­тәбенең фи­лиалы булып санала. Без, аның җитәкчесе Әл­фия Субеева белән элем­тәгә кереп, мәктәп турында сораштык.

- Әлфия ханым, уку йортыгызның тарихы бай. Үткән елда аның 50 еллыгын зурлап бәйрәм иткән идегез бит әле. Шул турыда исебезгә төшереп үтсәгезче.

- Мәчәләй авылында беренче мәктәп 1924 елда ук ачылган булган. Биредә башлангыч белем биргәннәр. 1960 еллар уртасында ул сигезьеллык мәктәпкә әверелә.  Укучылар саны арта барган саен сыйныфлар да күбәя бара.  Барысын да сыйдыру өчен яңа зур мәктәп төзү турында карар кабул ителә. Шулай итеп, 1969 елда 320 укучы сыешлы ике катлы мәктәп төзелеп бетә.

Ул вакытта укучылар саны инде 900гә җитеп, аларга 40 укытучы белем биргән. Сыйныф саен 30 — 40 укучы утырган һәм, урыннар җитмәү сәбәпле, аларны ике сменага бүлеп укытырга туры килгән.

Гомумән, мәктәп ишеге төн уртасына кадәр ябылмаган, чөнки өченче сменада әле авыл яшьләре дә белем алганнар.

- Ә бүген мәктәптә ничә бала укый?

- Моннан берничә ел элек ул Подбельск мәктәбе филиалы итеп үзгәртелде. Бүген барлыгы 18 бала укый, аларга ал­ты укытучы белем бирә. 2012 елда мәктәп каршында балалар бакчасы да ачылды. Анда 20 сабый тәрбияләнә, өч тәрбияче эшли.

- Укучылар саны күп түгел икән шул. Күп авылларда андый мәктәпләрне яптылар. Сез мәк­тәбегезне ничек саклап ка­ла алдыгыз?

- 2010 елда безнең мәктәп тә шундый язмышка дучар була язды. Аллаһының рәхмәте белән, авылдашыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев моңа каршы төште. Самарадан махсус комиссия китертеп, мәктәбебезне саклап кала алды. Гомумән, Фәхретдин Бәдретдин улы безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мәктәбебездә шашка турнирлары уздыруны да матур гадәткә әверелдерде.

Шулай ук “Восток” авыл хуҗалыгы предприятие­се җи­тәк­чесе Ринат Искәндә­ровның, элеккеге укучыларыбызның, мә­четнең дә ярдәмен тоеп яшибез. Моң-зарлары­бызны ишетеп, ярдәм кулы сузып торучы авылдашларыбызга без чиксез рәх­мәтлебез.

- Мәктәбегез бөек ша­гыйребез Габдулла Тукай исе­мен йөрткән урамда урнаш­кан. Ә татар теле дәресләре укытыламы соң?

- Кызганычка, ана теле һәм әдәбияты бездә факультатив рәвештә генә укытыла. Шулай да, ана теле дәресләренә башка милләт балалары да бик теләп йөриләр. Монда татар теле укытучысы Зөләйха Мияссарованың өлеше зурдан, дип уйлыйм. Ул дәресләрне мавыктыргыч, кызыклы итеп уздыра, бөтен күңелен биреп эшли.

Ә китаплар белән Татарстан мәгариф министрлыгы яр­дәм итә. Моның өчен аларга зур рәхмәт.

- Әлфия ханым, авыл мәктәпләрендә сыйфатлы бе­лем бирелми дигән сүз белән килешәсезме?

- Һич тә килешмим! Кире­сенчә, сыйныфларда бала саны аз булгач, һәркайсына игътибар күбрәк бирелә. Укучыларыбызның күбесе тугызынчы сыйныфтан соң укуларын Подбельск мәктәбендә дәвам итәләр. Шулай ук Самараның һөнәр колледжларына һәм училищеларына укырга керәләр.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әлфия ханым! Киләчәктә дә укытучыларыгыз, укучы­ла­рыгыз шулай югары уңыш­ларга ирешеп торсын! Мәктә­бегезнең ишекләре бер дә ябылмасын!

наш коллектив1наши дошколята1

Әңгәмәдәш — Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1109

Комментирование запрещено