Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, чит илдән кайтучылар ике атна дәвамында өйләрендә утырырга тиеш.
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артистлары күптән түгел Нидерландтан кайтты. Хәзерге вакытта алар ике атналык карантинда. Бу турыда директор ярдәмчесе Наталья Феоктистова хәбәр итте.