Тарихчы Альберт Борһанов: «Һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак»

0211«Бала креатив һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш», — ди Альберт Борһанов.

Милләтебезне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә кирәк. Тарихчы Альберт Борһанов фикеренчә, һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак. Ул бу хакта «ТНВ» каналының «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.

«Милләтне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә, ягъни сан һәм сыйфатны арттырырга кирәк. Әгәр без эшләмәсәк, милләт бетәргә мөмкин. Санга килгәндә, һәр гаиләдә иң азы өч бала булырга тиеш, шул очракта милләт алга барачак», — ди Альберт Борһанов.

 

Тарихчы сыйфатны ике юнәлештә арттырырга кирәклеген әйтте. «Сыйфатның бер юнәлеше — исән-сау бала үстерү. Татар психологиясендә баланы „тыйнак бул“, дип үстерү бар. Мин моңа каршы. Минемчә, бала өйдә дә, мәктәптә дә гөрләп яшәргә тиеш. Әти-әни баласын хулиган итеп үстермәсен иде. Икенчедән, бала креатив һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш», — ди ул.

Гөлүзә ИБРАҺИМОВА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 837

Один комментарий

  1. Бер баланы татар итеп үстерә алмыйлар да…