Экстрасенс Алсу Газимзянова: «Бу ел җиңел булмаячак»

news_28531Экстрасенс Алсу Газимзянова яңа ел алдыннан әңгәмәсе вакытында март аенда республикага билгесез вирус килеп керәчәк, дип кисәткән иде. Коронавирусны күз алдында тотмадымы икән? Бу хакта кабат Алсуның үзеннән сораштык.

– Коронавирус без уйлаганнан күпкә маштаблырак формада бара. Кызганыч, моны кеше аңлап бетерми. Доллар, нефтькә бәя күтәрелү махсус оештырылган нәрсә дип уйлыйм, ә менә коронавирус турында алай дип әйтә алмыйм. Татарстанда аны йоктыручылар бәлки бардыр да инде. Вируска каршы вакцина да бар, дип уйлыйм. Коронавирустан үләргә дә мөмкиннәр. Дөрес, кеше грипптан өзлегеп үлде, дип әйтергә мөмкиннәр. Кеше күп нәрсәдә үзе гаепле, бөтен илләр коронавирус дип кайгыра, саклану чараларын күрә, ә безнекеләр юлламаларның бәясе арзанайды, дип, чит илләргә сәяхәт кыла. Бу бит мәгънәсезлек.  

Яки кеше температурасы 40 градуска күтәрелсә дә, өендә үз белдеклеге белән дәваланып ята. Монысы да, белә торып, гомереңне куркыныч астына кую. Кеше, беренче чиратта, үз-үзенә кирәк булырга тиеш. Кеше күп булган урыннарда булмаска, саклану чараларын күрергә, чит илләргә очмаска кирәк. Ни дисәң дә, бездә бу өлкәдә контроль җитеп бетми. Чит илдә булып кайткан кеше рәхәтләнеп башкалар янында эшләп йөри. Аның карантинда булуын берәү дә тикшерми. Безнең илдә коронавирус турында июнь айларында азрак сөйли башларлар сыман. Авыру тынар. Дөресрәге башка формага күчәр кебек. Бу ел җиңел булмаячак, әле башланды гына, инде күпме вакыйгалар булды. Аллаһ үзе ярдәм итсен, – диде Алсу

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

matbugat.ru

Просмотров: 977

3 комментариев

  1. Как в любое смутное время Чумаки активизируются.

  2. Песню Светлакова «Тяжелый год» послушайте. Он тоже наверное экстрасенс.

  3. Да уж осталось только экстрасеансам верить!