Альберт Борһанов: Керәшен һәм мөселман геройларының данын күтәрергә кирәк

KSF_8515«Татарстан милли сәясәтне дөрес алып бара», — ди тарихчы Альберт Борһанов.

 Тарихчы Альберт Борһанов фикеренчә, татар милләте дошманнарына һәйкәл куелмасын өчен, керәшен һәм мөселман геройларын күтәрергә кирәк. Ул бу хакта «ТНВ» каналының «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.

«Безгә үзебезнең геройларны күрсәтергә кирәк. Безнең мирасыбыз бөек шәхесләргә бик бай. Керәшен һәм мөселман геройларының данын күтәрергә кирәк», — диде ул.

 Галим уңай мисал сурәтләнгән очраклар белән дә килешеп бетмәвен әйтте. «Казахстанда Сөембикәгә һәйкәл торгыздылар дип шатлансак та, казахлар аны үзләренеке дип куйды. Безгә дә Сөембикәгә һәйкәл торгызырга кирәк», — ди тарихчы.

Альберт Борһанов Явыз Иванга һәйкәл куюга татар галимнәренең каршы булуын әйтте. «Ул безгә дошман», — ди ул.

Альберт Борһанов Татарстан җитәкчеләренең толерант булуын да әйтте. «Без рус геройларын да зурлыйбыз. Безнең җитәкчеләр толерант. Татарстан милли сәясәтне дөрес алып бара, ә Мәскәү аны эшләми», ди галим.

Бердәм булмасак, үзебезне сакламасак, бер беркемгә дә кирәк түгел, диде Альберт Борһанов.

Гөлүзә ИБРАҺИМОВА.

Просмотров: 834

Комментирование запрещено