Казанда Иске Татар бистәсе турында кызыклы истәлекләр җыялар

DSC_1029«Иске шәһәр» префектурасы Иске Татар бистәсе турында уникаль тарихлар җыя. Иң кызыклы һәм гадәти булмаган вакыйгалар сайтта һәм социаль челтәрләрдә чыгачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа проектта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Татарстан башкаласының тарихи районы белән бәйле мәгълүмат белән уртаклашырга кирәк.

 

«Һәркем үзе теләгән вакыйга белән таныша ала: Иске Татар бистәсе турында хикәяләр, риваятьләр, кызыклы фактлар, балачактан яраткан урыннары турында истәлекләр һәм сирәк фотолар. Без бу тарихи әһәмияткә ия урын турында кыйммәтле мәгълүмат җыярга һәм сакларга телибез», — ди оештыручылар.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 853

Комментирование запрещено