Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр / В мечетях Татарстана проводят дезинфекцию

dezТатарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, мәчетләрдә көндәлек җыештыру гына түгел, көненә берничә тапкыр дезинфекция дә үткәрелә. Махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртелә. Моннан тыш, дин кардәшләребез өчен мәчеткә кергәндә куллар өчен антисептиклар салынган флаконнар куелган. Әлеге саклану чаралары мәчеткә килүчеләрне вируслы инфекцияләр йоктырудан саклау өчен эшләнә.

Исегезгә төшерәбез, Рәҗәб аеның 23-нче көнендә (18-нче мартта), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә шул булды. Аны нәзарәтнең Президиум әгъзалары да тәфсилләп өйрәнде: утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты. Нәтиҗәдә, Президиум тәкъдимнәрен игътибарга алып, Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.

Голәмәләр шурасы әгъзалары Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра. Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.

tatar-congress.org

***

В связи с введением на территории Татарстана особого санитарно-эпидемиологического режима, в мечетях республики усилены санитарные меры для профилактики распространения вирусных инфекций. С этой целью в них проводится не только ежедневная влажная уборка, но и дезинфекция помещений несколько раз в день. Специальными обеззараживающими средствами обрабатываются ковры, ручки дверей, перила лестниц, санузлы, прочие места возможного контактирования людей с предметами. Кроме того, для верующих при входе в мечети установлены флаконы с антисептиками для рук. Данные меры предосторожности обезопасят прихожан от риска заражения вирусными инфекциями.

Напомним, в 23-ий день месяца Раджаб (18 марта), в Казани прошло заседание Совета улемов Духовного управления мусульман Республики Татарстан. Главным на повестке дня стоял вопрос «О мерах профилактики распространения коронавируса в религиозных учреждениях РТ». Днем ранее по аналогичному вопросу прошло заседание Президиума ДУМ РТ с участием руководства муфтията, имамов-мухтасибов Татарстана, членов Совета улемов (ученых),  руководителей учрежденных организаций и отделов ДУМ РТ. В результате, принимая во внимание рекомендации Президиума, сегодня Советом улемов ДУМ РТ принят ряд решений для предотвращения распространения инфекции в мусульманских религиозных организациях Татарстана.

Члены Совета Улемов ДУМ РТ выражают соболезнования родным и близким жертв коронавирусной инфекции в Китае, Египте, Иране, Италии, Франции, Испании и в других государствах. Также члены Совета призывают к сдержанности, сохранению благоразумия и спокойствия и обращают внимание на то, что верующему человеку не следует поддаваться панике и страхам. Вместе с тем, недопустимо легкомысленно относиться к инфекции, пренебрегать врачебными предписаниями, игнорировать профилактические меры, подвергая опасности заражения себя и окружающих.

tatar-congress.org

Просмотров: 852

Комментирование запрещено