Барсы өчен дә рәхмәт, Фәрхәд абый!

Kued0EqADys-300x253Иртәгә, 22 мартта, Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка нибары 48 яшь тулган булыр иде

Быел Татарстанның “Идел” яшьләре үзәге 30 еллыгын бәйрәм итә. Без, Самара татарлары, бу оешма турында сөйләгәндә, вакытсыз арабыздан киткән милләтпәрвәр, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәд Мәхмүтовны искә алабыз. 90нчы елларда яшьләребезгә Татарстан лагерьларына юлны нәкъ ул ачкан иде бит.  Нәтиҗәдә, ничәмә буын милләттәшләребез го­мер­леккә татарлык, милләт­пәрвәрлек чире белән авырадылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр.

Иртәгә, 22 мартта, Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка нибары 48 яшь тулган булыр иде. Аның фикердәшләре, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре Фәрхәд абыйлары быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Идел” яшьләр үзәге белән ничек таныштыруы турындагы истәлекләре белән уртаклашалар.

Ринат Шәрифуллин:

- Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте турында мин 1990 елда оешманың активис­ты Шамил Әхмәровтан ишетеп белдем һәм “Туган тел” җыелышына бардым. Шул вакыттан башлап, мин оешманың активис­ты булып торам. Соңрак Назиф Ибраһимов, Гөлсинә Нуруллина һәм Әлфия Мәхмүтова белән таныштык. Аннан оешмага Әлфиянең энесе Фәрхәд Мәхмүтов килде. Ул Казан федераль университетында укыган вакытта үзен лидер буларак танытырга өлгергән иде инде. Шуңа Фәрхәднең “Туган тел” оешмасына килеп керүе безнең өчен саф һава кебек булды. Беренче көннән үк ул үзенең лидерлык сыйфатларын күр­сәтте, гаҗәеп үҗәтлеге һәм хезмәт сөючәнлеге белән бездән аерылып торды. “Туган тел” җәмгыятенә яшьләрне җәлеп итү, милли мохитка якынайту өчен ул күп көч куйды. Фәрхәд Сабирҗан улы белән бергә яңадан-яңа идеяләрне тормышка ашырырга, милләт өчен бик күп чаралар үткәрергә мөмкин булды. Кызганычка, шундый актив егетебезнең күп хыяллары чынга ашмый калды.

Җәмилә Шәрифуллина:

- Мин әле бала чагымда ук әти белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җыелышларына йөри идем. Оешма уздырган Чыршы бәй­рәме, Нәүрүз, Сабан туе кебек бәйрәмнәрдә үстем мин. 

Ә 2015 елдан  башлап (бу вакытта мин студент идем инде), үзем дә оешма әгъзасы булып киттем. Ул көнне мин бик яхшы хәтерлим. Фәрхәд абый оешма активистлары белән Самара университеты турбазасында “Сәламәтлек көне” уздырды. Әлбәттә, анда әти белән мин дә барган идем.  Саф һавада спорт уеннары уйнап, вакытыбыз бик күңелле узды. Фәрхәд абый миннән бу оч­рашу турында мәкалә язарга со­ралды. “Моның өчен үзеңне Казанга, “Татар яшьләре көннәре”нә юллама белән бүләкләрбез”, - дип елмайды ул. Мин шатланып риза булдым. Мәкаләне яздым да чемоданнарымны җыя  башладым. Әнә шулай Фәрхәд абый миңа “Идел” яшьләр үзәге ишекләрен ачты. Анда татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышкан, туган телебездә сөйләшкән  бик күп сәләтле егетләр-кызлар белән таныштым. Ә Фәрхәд абый һәрвакыт безнең остазыбыз, киңәшчебез иде. Ул безнең уңышларыбызны үстерде,  күп нәрсәләргә өйрәтте.

Залия Альбертова:

- “Туган тел” оешмасы­ның “Яшь зыялы” клубына мин 2002 елда килеп кердем. Анда мине Самара мәдәният институтында укып йөргән Рузилә апам (Альбина Мәхмүтованың курсташы) чакырды. Ул вакытта оешмага энергияләре ташып торган  яшьләр күп йөри иде. Без дуслашып киттек. Атнасына ике-өч тапкыр Халыклар дуслыгы йортында җыелып, вокал, хореография белән шөгыльләндек, татарча сөйләм телен шомарту өстендә эшләдек. Тормышта да иң якын дусларга әверелеп, кайгыларны да, шатлыкларны да уртаклашып яшәдек. Бүген дә аралар өзелмәде, инде гаиләләребез белән аралашабыз, балаларыбыз да үзара дуслар.

Ә Татарстанның “Идел” яшьләре үзәге уздырган чараларда катнашкан көннәрне тормышыбызның иң матур мизгелләре буларак искә ала­быз. Без Җир шарының төр­ле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән танышып, күбесе белән әлегә кадәр аралашабыз.

Әлбәттә, моның өчен “Яшь зыялылар” клубы җитәкчесе Фәрхәд абый Мәхмүтовка рәхмәтлебез. Ул безнең өчен иң якын дус, киңәшче, өлкән абый иде. Ә тормыш иптәше Альбина апа – үрнәк булырдай хатын, кайгыртучан ана. Аларның балалары Фәрзанә, Самат һәм Таһир күз алдыбызда үстеләр, алар миңа үз балаларым кебек якын.

Фәрхәд абыйның төпле киңәшләрен беркайчан да онытачагым юк. Аның ярдәме белән күп нәрсәгә карашым үзгәрде. Мәсәлән, 17-18 яшемдә ул миңа катнаш никах проблемасын шулай аңлатты: “Күз алдыңа китер әле, бер-берсен яратып өйләнешкән пар өйдән чыгалар да берсе чиркәүгә, икенчесе мәчеткә юл тоталар. Икең ике диндә булганда, тормышны ничек алып барырга, балаларны үстерергә, гаиләдә татулыкны ничек сак­лап калырга? Сиңа үз динең, гореф-гадәтләрең якын булган кебек, иреңә дә үз йолалары якын булачак. Син үз халкыңа хыянәт итә алырсыңмы? Ә ирең?”

Фәрхәд абыйның бу “дә­ресе” өчен мин аңа әле дә рәхмәтле. Чын татар гаи­ләсе корып, улыбызны үзе­безнең гореф-гадәтләр буенча тәрбиялибез. Урының оҗ­махта булсын, Фәрхәд абый!

Ильмира Мәҗитова:

- 2012 елда Чыршы бәй­рәмендә катнашу өчен Фәр­хәд абый «Яктылык» татар мәктәбеннән яшүс­мерләрне чакырган иде. Мин дә шулар арасында килдем. Татар яшьләренең шулай берләшүе, аралашулары миндә зур тәэсир калдырды һәм үзем дә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре клубына йөри башладым. Фәрхәд абый безне, әтиләрчә кайгыртып, яңа уңышларга дәртләндерә иде.

“Идел” яшьләр үзәге уздырган  “Татар яшьләре көннәре”нә беренче тапкыр 2015 елда барырга насыйп булды. Анда һәр көнне ачык дәресләр һәм мастер-класслар, лекцияләр һәм татар шәхесләре белән очрашулар үткәрелә. Аеруча кичке чаралар истә калган.  “Татар кызы” һәм “Татар егете”, “Татар моңы” һәм “Татар танцпол йолдызы” конкурслары яшьләр өчен менә дигән аралашу һәм дуслашу чаралары булып торалар.

Ә 2019 елда “Татар яшь­ләре көннәре”нә беренче тапкыр остазыбыздан башка барырга туры килде. “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән апа Сафина Фәрхәд Сабирҗан улының бакыйлыкка күчүен авыр кичерүе, бик зур югалту булуы турында сөйләде. Без, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре дә, моңа әлегә кадәр ышанып бетә алмыйбыз. Төрле чараларда төшкән фотосурәтләрне барлаганда, һәркайсыннан диярлек Фәрхәд абый елмаеп карап тора. Әйтерсең лә: “Кабат җыелгансыз, бик шәп булган! Мин башлаган эшне югалт­магыз!” – ди. Милли чараларда да менә ишек ачылыр да елмаеп килеп керер төсле… Юксынабыз сине, Фәрхәд абый!

…Татар халкында: “Кеше китә – эше кала”, дигән әйтем бар. Фәрхәд Сабирҗан улының да милли хәрәкәткә керткән изге эшләре мәңге күңелләребездә сакланыр.

Фәрхәд МӘХМҮТОВ сулдан икенче

Фәрхәд МӘХМҮТОВ сулдан икенче

 Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 975

Комментирование запрещено