Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе игълан ителде

news_28600Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы ярдәме белән мәгариф проектлары үсешенә ярдәм итү фонды яңа бәйге игълан итте. Әлеге «Наша история» — “Безнең тарих” дип исемләнгән Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе Бөек Ватан сугышы тарихына һәм батырлыклары белән тарихка кереп калган геройларына багышлана.

«Татаркино» оешмасы хәбәр итүенчә, бәйге берничә номинациядә үткәрелә:  

Эссе язу темалары:  

«Пока мы едины, мы непобедимы», «Герои живут рядом» -  11-35 яшьтәге катнашучылар өчен;  

Рәсем ясау темалары:  

«Спасибо за мир» , «По следам военных событий» -  7 яшьтән 14 яшькә кадәге балалар катнаша;  

Видеоролик темалары:  

«Лица победы», «Рассказ о Великой Победе новому поколению» — 15-35 яшьтәге катнашучылар өчен;  

Поэзия әсәре темалары:  

«Не прервется связь поколений», «Слава, которой не будет конца» — 7 яшьтән 35 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр катнаша ала;  

Фәнни-тикшеренү эше темалары:  

«Героические страницы истории России», «Война в судьбе моей семьи» — 11-35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен;  

Гаризалар 2020 елның 2нче апреленә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат my-history.ru сайтында.   

Шулай ук 8 (499) 653 – 64-26, 8 -916 – 839-41-78 телефон номерлары буенча белешергә мөмкин.  

matbugat.ru

Просмотров: 776

Комментирование запрещено