«Бу — милләтне мыскыл итү». Фәүзия Бәйрәмова Тукай бүләгеннән икенче тапкыр төшеп кала

F2FE0E0E-52E3-4979-B456-7597E9708610_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_sТатарстан президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге комиссиясе премиягә дәгъва итүчеләрне билгеләгән. Язучы Фәүзия Бәйрәмова инде икенче тапкыр төшеп кала.

Быел Тукай бүләгенә 11 кеше һәм бер иҗат төркеме дәгъва итә. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге комиссиясе шулай билгеләгән. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән биш кеше арасыннан язучылар Фәүзия БәйрәмоваГалимҗан Гыйлманов һәм Равил Мирхәйдәров төшеп калган. Бәйрәмова 2016 елда Тукай бүләгенә бер тәкъдим ителгән иде инде, ул вакытта да комиссия аны уздырмады. Бу юлы ул дәгъва итүчеләр исемлегенә дә кертелмәде. Бәйрәмова сүзләренчә, ул алдан ук шулай булыр дип шикләнгән.

«Әлбәттә, күңелдә шик бар иде. Шуңа мин ничә ел рәттән «мине чыгармагыз, миңа барыбер бирмиләр» дип бардым. Язучылар берлеге идарәсендә дә шулай дип әйттем. Аннары идарәдәге өч-дүрт кеше берсе артыннан берсе торып: «Фәүзия ханым, сезгә тиеш, сезнең «Гөләйза», «Хиҗрәт» тарих кына түгел, милләтнең бөтен тарихын, фаҗигасен күрсәтә торган романнар» диделәр. Сезнең быел 70 еллык юбилеегыз да дип тәкъдим иткәч, ярар, исемлек белән барып карыйм, аннары алар хәл итә, дип уйладым. 12 тавыш булды. Бу – күп. Лерон Хәмидуллин 13не җыйды, мин 12не, калган өч кеше – Факил СафинГалимҗан Гыйльманов һәм Равил Мирхәйдәров тугызар тавыш җыйды.

Сораган бөтен документларны әзерләп бирдем. Бу кадәр оятсызлыкка барырлар дип уйламадым, чөнки идарәдән тәкъдим ителгән кешеләрне әле борганнары юк иде. Хәзер үк төшереп калдырып, ул кадәр оятсызлыкка барырлар дип уйламадым. 26 апрельгә, азакта төшереп калдырырлар дип уйладым. Әмма сәбәп эзләрләр дидем.

Бу – милләтне мыскыл итү. Мине түгел, чөнки мин аннан мыскыл ителмим, бу киләчәккә бара торган әсәрләр

Комиссиядәгеләр шул кадәр оятсызлыкка барып җиттеләр, алар сәбәбен дә әйтми. Мәхкәмәләшүдән дә мәгънә юк. Беркем алдында хисап бирмиләр. Анда төп сүзне Александр Терентьев (Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары) әйткән дип җиткерделәр. Минем бер әсәремне дә укымаган кешеләр хәл итә. «Сезнең язмышыгыз да, иҗатыгыз да, аларга бәя дә безнең кулда дигән кебек. Бу – милләтне мыскыл итү. Мине түгел, чөнки мин аннан мыскыл ителмим, бу киләчәккә бара торган әсәрләр», диде ул.

Бәйрәмова әйтүенчә, язучылар берлеге хәзер үз фикерен әйтергә тиеш.

«Язучылар берлегенә ел саен аяк сөртәләр. Узган елда финишта бөтенесен төшереп калдырдылар. Данил Салихов (Язучылар берлеге рәисе) артыннан йөргәч кенә Тәлгать Галиуллинны керттеләр. Башта исемлектә ул юк иде.

Язучылар берлеге моны болай калдырырга тиеш түгел

Язучылар берлеге моны болай калдырырга тиеш түгел. Анда бит әле мин генә түгел, идарәдән күрсәтелгән Галимҗан Гыйлманов, Равил Мирхәйдәров төшеп калган. Алар да тавыш җыйды. Факил Сафинны мин үзем күрсәттем. Ул идарәдә тугыз тавыш җыйды, мин 12 тавыш җыйдым. Бернинди сәбәп юк төшереп калдыруга. Элементар сәбәпләрен күрсәтергә кирәктер дип уйлыйм. Әйтмәячәкләр. Әйтсәләр дә кеше ышандырырлык сәбәпләр булмаячак. Кыскасы, мыскыл итәләр», ди Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова моннан дүрт ел элек, 2016 елда да Тукай бүләгенә чыгарылган иде.

«Дүрт ел элек 2016 елда финишка бардым, шунда кадәр җиткәч төшереп калдырдылар. Сәфәровтан: «Моны да Мәскәү бирмәдеме?», дип сорадым, «Юк, без бирмәдек» диде. «Сез минем берәр әсәремне укыдыгызмы соң?» дидем. «Юк, укымадык» диде. Шуннан соң алардан нәрсә көтәргә мөмкин? Бу – милләтне мыскыл итү.

Милләтнең хокуксызлыгы аерым шәхесләрнең дә шундый хәлгә калуына китерә

Бу Кирмәндә утыручылар татар телен бирде, татар телен елата-елата тартып алдылар, болар ризалашты. Болар Конституциягә төзәтмәләр кертү белән милләтне бирде. Чөнки тел бетсә, милләт бетә, милли республикалар да бетә дигән сүз. 1551 елда Сөембикәне биреп җибәрделәр. Болар Бәйрәмованы бирә дә бирә инде. Бу кешеләргә Бәйрәмованы бирү берни тормый. Алар Бәйрәмованың 70 еллык хезмәт бәясен каерып алды.

Милләт тә бер сүз дә әйтә алмый, сүз әйтсә дә, берни кыла алмый. Милләтнең хокуксызлыгы аерым шәхесләрнең дә шундый хәлгә калуына китерә. Сүз монда премия турында гына бармый, иҗатка бәя, шәхескә бәя, аның көрәшенә бәя, милләт өчен көрәшкә бәя», диде Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, татар милли хәрәкәте активисты. 1989 елда Татарстанда беренче коммунистик булмаган фирка – «Иттифак»ка нигез салучыларның берсе һәм аның җитәкчесе. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. «Болын» (1986), «Моң» (1991), «Мəйдан татарларны көтə» (1992), «Кара урман» (1997), «Безне онытмагыз» (1998), «Дəверлəр күчешендə» (1998), «Күчүм хан» (2007) һәм башка әсәрләр авторы. Себертатарлар тарихын өйрәнүче. Чиләбе өлкәсендә «Маяк» ширкәтендәге казадан соң татарларны юкка чыгару сәясәтен фаш итеп «Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар» исемле әсәрен язды.

2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

azatliq.org

Просмотров: 471

Один комментарий

  1. *Кара урманны* йоз мен экзмпляр остэмэ бастырыгыз, алалар.. Укып карагыз эле, интернетта бар, 90-елларда *Агидель*журналы да бастырды..*Ак улем, кара жавап*ма эле ул, анысын арчалылар укырлар…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>