Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары online форматка күчә

0154Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен «Яшь килен» проектлары, «Коръән укырга өйрәнәбез» курслары Zoom платформасында үткәреләчәк.

Дини оешмаларда вирус таралуга каршы чаралар күрелүгә бәйле рәвештә, хәзер проектлар online форматта уздырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен «Яшь килен» проектлары, «Коръән укырга өйрәнәбез» курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча «Ислам. Беренче адымнар» дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак. «Лекторий» дәресләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми битендә @muslimmol барачак.

 Республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, «Чиста мәчет» акциясенең әһәмияте тагын да артты. Әлеге акция ел саен Рамазан алдыннан уза. Быел яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның «Борнай», «Мәүлид», «Рамазан», «Мәдинә», «Гаилә», «Зәңгәр» мәчетләрендә, Лаеш районы Усад авылының «Ихлас» мәчетендә өмә үткәрде инде. Бу атнаның ял көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге Казанның тагын ике мәчетендә өмәдә катнашырга чакыра: «Хөзәйфа» һәм «Апанай».

Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча элемтәдә була ала. Өмә иртәнге тугызда башлана.

«Чиста мәчет» акциясе 2017 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 765

Комментирование запрещено