Камал театры легендар спектакльләрен бушлай карау мөмкинлеген ачты

0159Камал театры ике ел дәвамында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләде.

 Камал театры үз архивындагы легендар спектакльләрне карау мөмкинлеген тудырды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка 

Камал театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде. Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады.

Камал театры Татарстан Президенты биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алды. 2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 799

Комментирование запрещено