“Юнкерсны” бәреп төшергән Мисбах

участник вов 1907-1960 сулеейманов1Мисбах Вилдан улы Сө­ләймановның язмышы, ул күргән михнәтләр Бөек Ватан сугышында дошманнарга каршы су­гыш­кан меңнәрчә милләттәшләребезнең язмышыннан аерыл­мый. Ул чорда яшәгән ватандашларыбызның күрсәткән ба­тырлыгы буыннардан буыннарга күчеп, мәңге истә кала­чак.

Мисбах Сөләйманов 1907 елда Похвистнево рай­онының Иске Мәчәләй авылында крестьян гаиләсендә туган. Революция, гражданнар сугышы, корылык сәбәпле Идел буенда ачлык еллары, Бөек Ватан сугышы вакытындагы, сугыштан соңгы ачлык еллары аның гомер юлларында тирән эз калдырган. Үзе исән чагында Мисбах бу михнәтләрне улы Фәриткә сөйләгән. Йөрәк әрнүләре белән сөйләнгән тормышы беркемне дә битараф калдырмас, дип уйлыйм:

- Безнең авыл урамнарын кызылармеецлар да, ак гвар­диячеләр дә таптады. Атлы арбаларга төяп яралыларны, мәетләрне әле бер якка, әле икенче якка күп ташыдылар. Болай да авыр хәлдә яшәгән крестьяннарны өйләренә кереп таладылар, буйсынмаганнарны үтерделәр. Алар артыннан килгән корылык еллары ачлык китерде. Үлемнән калырга тырышып, алабута, кычыткан, кузгалак, камыш тамыры һәм башка үсемлекләр ашарга туры килде. Мәетләрне мөселманча, гореф-гадәт­лә­ре­безчә җирләр­гә дә кеше булмады. Халык ачлык­тан хәл­сезләнде, шул сәбәпле күбесен “иптәшләр кабер­легенә” илтеп салдылар.

Гражданнар сугышы тә­мам­лангач, Мисбах колхозда, соңрак Подбельск стан­ция­сендә элеваторда грузчик булып эшли. Ул физик яктан таза бәдәнле кеше булып, Сабан туйларында көрәшеп, гел беренчелекне яулап килә.

Тормыш җайланып килә, дигәндә генә фашист Германиясе сугыш башлый. Мисбах Сөләйманов Подбельск хәрби комиссариаты каршында оештырылган “Яшь сугышчы курслары”нда укып чыккач, зенит артиллериясе наводчигы буларак, Мәскәүне яклаучы полкка җибәрелә. 1941 елның декабрендә немецларны Мәскәү кырларында тар-мар иткәннән соң, Мисбах абыйны Сталинград сугышына җибәрәләр.

- 1941 елның декабрь ахырларында Мәскәү өчен барган сугышта авылдашым Галиулла Төхвәт улы Бахметовны очраттым. Аны да Сталинград сугышына җибәрәләр икән. Без бергә баруыбызга бик шатландык, әлбәттә. Сталинградтан ерак булмаган урманлык янында, ялга туктаган вакытта, безне немец самолетлары бомбага тотты. Солдатларның күбесе шунда һәлак булдылар. Алар арасында Галиулла Бахметов та булган, күрәсәң. Ул сугыштан кайтмады, “Хәбәрсез югалган” хәбәре генә килде. Андыйлар күп булды шул, быел Бөек җиңүгә 75 ел тулса да, ике миллионга якын ватандашыбыз “Хәбәрсез югалган” булып санала. (Автор искәрмәсе.)

Мисбах Сөләйманов сержант дәрәҗәсендә Сталинград фронтында батырларча сугыша, аның күкрәгендә “За оборону Москвы”, “За оборону Сталинграда”, “За отвагу” медальләре ялтырый. Сак­ланып калган бер документта болай дип язылган: “Приказ № 7 по 1085 зенитному артиллерийскому полку Первой зенитной артиллерийской девизии РГК (Центральный фронт) от 17 августа 1943 года: от имени Президиума Верховного Совета СССР награжден медалью “За отвагу” наводчик второй батареи младший сержант Сулейманов Мисбах Вилданович за то, что при налете фашистской авиации на боевые порядки 16 танковой колонны в 11:10 3 августа 1943 года проявил мужество и отвагу и в составе орудийного расчета сбил два “Юнкерса” Ю-87.”

1944 ел ахырында Мисбах Сөләйманов яра­лана. Бело­руссия буйлап машинада барганда, бомба шартлап, кыйпылчыгы Мисбах абыйның  аягын җәрәхәтли һәм ул күп кан югалтудан һушын югалта. Бераздан санитарлар Мисбахны, үлгән дип белеп, җирләргә алып китәләр. Кинәт ыңгырашкан тавышын ишетәләр һәм яралыны кыр госпиталенә илтеп салалар. Мисбах абый һушына килгәч, сул аягы бик имгәнгән булуын күрә. Берничә уңышсыз операциядән соң гангрена билгеләре күренә. Чираттагы операция алдыннан баш врач: “Аягыңны кисәргә туры килер ахры, башка чара юк, түзәргә кирәк, солдат”, — ди. Мисбах, укый-яза белмәгәнгә күрә, шәфкать туташыннан хатынына һәм өч баласына хат язуын үтенә. Ә наркоздан айныгач, Мисбах аякларының икесе дә булуын күреп күзләре яшь белән тула.

Госпитальдә аңа 1945 елның маена кадәр дәваланырга туры килә. Ләкин сугыш немец фашистларын җиңгәннән соң да дәвам итә – аны ерак Көнчыгышка японнарга каршы сугышка җибәрәләр.

1945 елның җәй көне. Мисбах абый утырган хәрби эшелон Куйбышев (хәзерге Самара) тимер юл станциясенә килеп туктый. Мисбах абыйның эшелон янында басып торганын күреп, авылдашы Михаят Харрас кызы Шабаева аңа таба омтыла. Ләкин поезд кузгалып китә, һәм алар бер-берсенә бер сүз дә әйтергә өлгермиләр. Михаят Мисбахның хатыны Фәйрүзәгә ире ике аягында басып тора иде,  дигән хәбәр бирә. Фәйрүзә апа хәйран кала, әлбәттә. Ул, кызлары Гамбәр белән Нур­зиннәтне ияртеп, 3 яшьлек Рәшитен өйдә калдырып, бәлки Мисбахымны очратырмын дип, Подбельск станциясенә ашыга. Көнчыгышка китүче берничә хәрби эшелонны озатып кала, ләкин Мисбахын очрата алмыйча, кире Мәчәләйгә кайта…

Мисбах Сөләйманов Омск станциясенә кадәр барып җитә һәм, өстән килгән приказ нигезендә, сугышка барып җитмичә, 1945 елның сен­тябрендә туган авылына әй­ләнеп кайта.

Авылда сугыш­тан соңгы елларда шул ук ачлык, юклык хөкем сөрә. Лә­кин яшәргә кирәк. Гаилә дә ишәя: 1946 елның 30 июлендә — улы Фәрит, 1949 елның 30 сентябрендә кызы Нурия дөньяга киләләр. Мисбах колхоз тегермәнен, терлекләр фермасын төзүдә катнаша, тегермәнче булып эшли, кош-корт, яшелчә үстерә. Ләкин, ничек кенә гайрәтләнсә дә, сугыш яралары үзенекен итә — аяк­лары сызлый, башы авырта. Җитмәсә, 1959 елның җәендә үпкә авыруы белән сырхаулана һәм, озак авырып, 1960 елның 24 январенда мәңгелеккә китеп бара. Ә 1970 елда аның хәләле Фәйрүзә апа да дөнья куя. Алар икесе дә һәм аларның өлкән кызлары Гамбәр Мәчәләй зиратында җирләнгәннәр. Авыр туфраклары җиңел булып, рухлары шат булсын иде.

Мисбах Вилдан улы Сө­ләйманов Аллаһы биргән гомерен намус белән үтте. Ватаныбыз, халкыбыз азатлыгы, илебез иминлеге өчен көчен кызганмады, кан түкте һәм җиңү көнен якынайту өчен бөтен фидакарьлеген, батырлыгын җикте. Без аның батырлыгын оныт­маячакбыз.

участник вов 1907-1960 сулеейманов1

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.

Самара-Мәчәләй.

«Бердәмлек»

Просмотров: 930

Один комментарий

  1. Мы очень гордимся нашим дедушкой!