Тарихчы сүзләренчә, Россия империясендәге җанисәп вакытында милләтне туган тел аша билгеләнгәннәр.
«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында тарихчылар 1897 елгы җанисәптә милләттә туган тел дигән критерий аша билгеләү зур аңлашылмаучанлыклар китереп чыгаруын әйтте. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шушы хата аркасында Кавказ халыкларының да татар дип язылулары турында сөйләде.
«Ул вакытта галимнәр иң уңай критерий дип туган телне билгеләгән. Әмма туган тел белән дә проблемалар килеп чыга. Хәтта хакас кешеләре дә үзләрен татар дип атарга мөмкин. Азербәйҗаннар арасында татар теленә якын кыпчак телендә сөйләшүче төркемнәр бар. Шуның аркылы татар дигән сүз Кавказга да кергән», — диде ул.
Тарихчы Айрат Фәйзрахманов исә, туган телгә карап, белорусларны да рус дип язуларын әйтте. «Ул вакытта украиннар, белоруслар дигән милләтләр булмаган. Аларның бөтенесен дә рус милләтенә керткәннәр. Казахлар, кара кыргызлар, кыргыз-кайсакларның барысын да кыргыз дип атаганнар. Шуңа күрә ул вакытта милләтләр исемлеге төгәл булмаган, милләт төшенчәсе дә башка мәгънә йөрткән», — диде ул.
Просмотров: 781
Шолоховны да татар итеп язып куйык эле… Анын да эбисе татарча сулэшкэн..