Илнар Гарифуллин: Халык санын алганда мишәрләр үзләрен татар дип атарга тиеш

0124Мишәрләр алар Мищер ягы татарлары, ди тарих фәннәре кандидаты.

Быел үтәчәк халык санын алуда мишәрләр үзләрен татар дип атарга тиеш, чөнки алар татарлар эчендә булган субэтник төркем генә. Бу хакта ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруының кунагы — тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Тапшыруның бу чыгарылышында «мишәр» терминының барлыкка килүе, татар милләтендә мишәрләрнең урыны турында фикер алыштылар.

 «Мишәрләр — ул мищер татарлары. Пенза, Мордовия, Чувашия, ягъни Иделнең уң ягы Мищер ягы дип аталган. Рус „мищер“ сүзен татарга күчергәч, „мишәр“ сүзе барлыкка килгән», — дип сөйләде Илнар Гарифуллин.

Мишәрләр аерым халык түгел, алар татарча сөйләшә, ди тарихчы. Мишәрләр үзләре дә шул фикердә.

«Мишәрләр үзләрен гел татарга санаган. Алар бары тик татарлар эчендә булган субэтник төркем генә. Мәсәлән, Себер татарлары һәм Казан татарлары кебек. Әлбәттә, аларның сөйләшүләре, әйтик, Казан татарларыныкыннан бераз аерылган, әмма гореф-гадәтләр һәм дин берүк булган. Бу елны булачак халык санын алуда да мишәрләр үзләрен татар дип атарга тиеш», — ди тарих фәннәре кандидаты.

Шулай ук Илнар Гарифуллин мишәрләрнең холыкы турында да әйтте. «Мишәрләр хәрби булган. Хәтта аларны чукындырырга дип килгәннәрне алар үтергән. Бүгенге көнне дә аларның холыкларында бу тарихи хәлләр йогынты ясый», — диде ул.

Алинә АЙДАРОВА.

Просмотров: 925

Один комментарий

  1. Мишәрләр юк! Бар мишәр татарлары (мещерские татары, мещеряки — сословие)