«ЛУКОЙЛ» җәмгыяте бәйгесенә татар телендә проектлар кабул ителә

БезымянныйТатарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов ихтыяҗ аеруча зур булган проектларны атады.

«ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашу өчен, татар телендә дә гаризалар кабул ителә. ТР Министрлар Кабинетында читтән торып оештырылган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.

«Конкурска татар телендә проектлар кабул ителә. Тел ягыннан бернинди чикләүләр юк», — диде ул. Ләйлә Фазлыева аеруча ихтыяҗ зур булган проектларны атады. «Экология» номинациясендә чишмәләрне торгызу буенча проектлар чыннан да популяр категория санала. Бу дәвам итәр дип уйлыйм. Чисталык, нәрсәнедер торгызу, төзәтү белән бәйле теләсә нинди проектлар конкурс максатларына туры килә», — ди ул.

 

Вице-премьер илкүләм проект кысаларында өлкән буын вәкилләренә ярдәм итүгә йөз тоткан проектлар булганын искәртте. Бу нисбәттән, оештыручылар олы яшьтәгеләргә булышуга багышланган проектларны көтеп кала. «Миңа социаль активлык булган проектлар кызыклы. Әйтик, мин паркларга, скверларга килүчеләргә физзарядкалар оештыручыларны хуплыйм. Миңа калса, мондый проектлар бик позитив», — ди Ләйлә Фазлыева.

Ул, шулай ук, «Рухилык һәм мәдәният», «Бөек батырлык» номинацияләрендә яшьләр өчен проектлар кызык булыр иде дип саный. «Яшьләрдә патриотизм, әхлак, сәламәт тормыш рәвешен үстерү проектлары һаман күбрәк үсеш ала», — диде.

«РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов әйтүенчә, конкурска ихтыяҗ зур. «Халык аның ачылышын көтә, бәйге кайчан игълан ителәчәк дип шалтыраталар, кызыксыналар», — диде. Алдагы елларның иң яхшы җиңүче проектларыннан күп балалы, аз керемле гаиләләрдән үпкә авыруларыннан, аллергия, тын юллары инфекцияләреннән интегүче балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгәннәрен әйтте.

«Чишмәләрне төзекләндерү буенча «Су тамчысы алмаздан кыйммәтрәк», Гражданнар сугышы вакыйгаларын барлау һәм тарихи дәрес уздыруга юнәлдерелгән «Тарих вакыты», үзәк нерв системасы какшаган гарип балаларны тернәкләндерүгә багышланган «Үзара аңлашу» проектлары уңышлы. Мин күбрәк авыр тормыш шартларындагы гаиләләргә ярдәмне күздә тоткан проектларга өстенлек бирәм», — диде Николай Нефедов.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 794

Комментирование запрещено