Татар халкының үсеш стратегиясе кысаларында быел милли чаралар өчен финанслау арткан

KSF00563_copy_2400x1600Стратегиянең документ буларак кайчан кабул ителәчәге әлегә тәгаен билгеле түгел.

Татар халкының үсеш стратегиясен төзү кысаларында, быел милли чараларны финанслау арткан. Бу хакта матбугта конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Ул 2019 елда милли чараларга 32 млн сум акча бүлеп бирелгәнен искәртте.

 

«Проектны эшләү дәвам иттерелә, ләкин күп кенә тәкъдимнәр дә килгәч, бу идеологик яктан да камил документ булырга тиеш дигән фикергә килдек. Президент (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — Т.И. искәрмәсе) исеменә финансларны берничә тапкыр арттырырга дигән сорау белән чыктык, 102 млн сум турында килештек. Узган елга караганда, өч тапкыр артык дигән сүз», — диде ул.

Шул рәвешле, быел татар дөньясы өчен төрле чараларга 100 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Васил Шәйхразиев әйтүенчә, моны Финанс министрлыгы да хуплаган. «Юридик яктан да эшләнеп беткәч, программаны документ буларак кабул итә алачакбыз. Әлегә тәгаен датасы билгеле түгел», — дип белдерде.

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкының үсеш стратегиясенең проектын язган вакытта, татар милләтен үстерү буенча күп кенә чаралар үткәрергә кирәклеген күздә тотып, күп кенә әйберләр финанс мәсьәләсенә барып төртелгәненә инанганнар.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 810

Комментирование запрещено