Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

i (2)

Бүген Яңа Ярмәк авылының фельдшеры Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА юбилеен билгеләп үтә.

Адәм балалары күрешкәндә сүзне һәрвакыт иң мөһим нәрсәдән -  исәнлек-саулык сораудан башлыйлар. Чыннан да саулыгың булмаса дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк.

Ә кешеләр үзләренең сәламәтлеген медицина хезмәткәрләренә ышанып тапшыра. Ә ул дөньяда – иң кирәк һөнәрләрнең берсе. Исәнлегең булмаса, алда нинди генә байлыклар да, матурлыклар да күзеңә күренми. Ходаем барыбызны да исәнлек-саулыктан аермасын иде. Минем бүгенге язмам да шушы һөнәрне сайлаган хатын-кыз турында.

1960 елның 26 мартында, көннәр озынаеп кояш елмаеп-көлеп караган көннәрнең берсендә Яңа Ярмәк авылында кыз бала дөньяга килә. Әнисе Әлфия белән әтисе Шамилне куандырып, дөньяга аваз салган сабый Зөльфия апабыз була.

Зөлфия апайның гаиләсенә килгәндә: аның әнисе Әлфия апа авылыбызда гомер буена укытучы булып эшли. Ә Шамил бабай склад мөдире һәм тегермәнче була. Бик тә тырыш, уңган гаилә булып истә калган. Алар инде күптән җир куенындалар (искә алулар дога булып барсын). Уңган, булган, һәръяклап килгән гаиләдә үсә кызчык. Әлфия апа: «Кызым бәләкәйдән үк курчакларына уколлар ясап уйный иде», — ди (бу әнием сөйләгәннәрдән, Әлфия апа әниемнең сыйныф җитәкчесе булган).

Һәм дә Зөлфия апайның теләге тормышка аша. Яңа Ярмәкнең сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Богырысланның медучилищесында белем алып, туган авылына фельдшер булып эшкә кайта ул. Озак та үтми Зөлфия апай үзенең күңелен яулап алган егеткә тормышка да чыга.

Яшьлек, мәхәббәт, балалар туу - кеше тормышының иң матур мизгелләре. Ямь өстенә ямь өстәп игезәк кызлары Лилия  һәм Алия туа.

Тормыш бит ул гел аллы-гөлле чәчәкләрдән генә тормый. Зөлфия апайга да күп сынаулар аша үтәргә туры килә… Яшьли ике кызчыгы белә парсыз кала ул.

Парсыз булу әле ул ялгыз булдым дигән сүз түгел. Азмыни дөньяда парлы булып та, үзен ялгыз кебек хис итеп яшәүчеләр.

Кызларына ике яшь тулу белән ук ул эшкә чыга. Хезмәтенә килгәндә, ул инде 40 ел эшли.

Рәхимле, шәфкатьле ул. Шушы эшләү дәверендә нинди генә авырлыклар булса да, җиңеп чыга ул, кызларын акыллы-тәүфыйклы итеп үстерә. Хәзер инде алар икесе дә тормышлылар, гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Зур уку йортларын тәмамлап, эшләп йөриләр. Лилия — үзе кебек медик, ә Алия — журналист. Зөлфия апайның оныклары да зурлар инде. 

FJ4tGkKcBOM3K-P7YeGwYI

Буран, салкын булса да, тәүлекнең кайсы гына вакытында да ярдәм сорап ишек шакысаң, беркайчан да кире борып чыгармый Зөлфия апай. Кулыннан килгән беренче ярдәмне курсәтә, киңәшен бирә.

Зөлфия апайның грамоталары, медальләре дә күп. Аны коллегалары да бик хөрмәт итә. Фельдшерыбыз – сәхнәбезнең йолдызы да әле ул, үзәкләрне өздереп җырлый.  Өстәвенә ул уңган хуҗабикә, аш-су остасы да.

Лаеклы ялда булуга карамастан ул эшен дәвам итә. Зөлфия апайның ярдәме, киңәшләре чиксез. Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

60 яшь тулу уңаеннан безнең иң кадерле булган остазыбызны — Зөлфия апайны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Зөлфия апай! Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, иминлек телибез.

Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең,
Бәрәкәтле, имин, нурлысын.
Якты көннең һәрбер иртәсе
Килсен сезгә кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар торсын ургылып!

 

Авылдашлары исеменнән клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1325

4 комментариев

  1. Поздравляю с днем рождения- с юбилеем!

  2. Поздравляю с юбилеем

  3. Кадерле авылдашлар! Әниебезне шулай хөрмәтләгән өчен мең-мең рәхмәт!

  4. Зельфия. Сине шушы иң зур, шатлыклы бэйрэмең белэн, жан тибрэлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгэн көнең белэн котлыйбыз!

    60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — саулык, э тэн сихэтлеге ул — озын гомер, шатлык, бэхет һэм күңелеңдэге илаһи нур тамчысы.

    Килэчэктэ балаларың вэ оныкларыңнан игелек, шэфкать күреп, тормышка сөенеп яшэргэ язсын. Күршеләрең.