Васил Шәйхразиев алдагы елларда федераль Сабан туе узачак шәһәрләрне атады

IMG_1152«Сабан туе үткәрү абруйлы саналганлыктан, өлкәләр чиратка баса башлады», — ди ул.

ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев матбугат конференциясендә алдагы елларда федераль Сабан туе оештырылачак шәһәрләрне атады.

«Сабан туе аша милләтне, бердәмлекне, гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны, киемнәрне күрсәтәбез. Сабан туе үткәрү абруйлы саналганлыктан, өлкәләр чиратка баса башлады», — диде ул.

Быел федераль Сабан туе 4нче июльдә Мәскәүдә уздырылачак. «2021 елда Нижневартовскида, 2022 елда Дмитровград шәһәрендә көтелә, 2023 елда Кузбасс чиратка басты. Бу татарлар, җитәкчеләр өчен зур горурлык», — ди Милли шура рәисе.

2020 елның гыйнвар-февраль айларында Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулар уздырган.

Россиянең 8 федераль округында узган чаралар ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган. Делегация Улан-Удэ, Находка, Нижневартовск, Прокопьевск, Кострома, Калининград, Оренбург, Краснодар, Уфа шәһәрләрендә булган.

Әлеге очрашулар кысаларында ТАССР флагы эстафетасы да узган. Тантаналы шартларда флагка татар оешмалары җитәкчеләре үз субъектларының флаг миниатюраларын беркеткән.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 783

Комментирование запрещено