Коронавирус сәбәпле, «Түбәтәй» челтәрендә ризыкны өйгә китерү хезмәте эшли башлады

0125«Беркайчан да артык табышны төп максат итеп куймадык. Без бары тик кешеләргә файда китерү теләге белән эшлибез», — ди «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин.

Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, «Түбәтәй» тиз туклану челтәрендә ресторанда пешерелгән һәм алар җитештергән ярымәзер ризыкларны өйгә китерү хезмәте эшли башлады. Бу хакта «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Коронавирустан саклану чараларын рестораныбызда март башыннан көчәйттек. Хезмәткәрләр ярты сәгать саен кулларын юа. Шулай ук эшчеләргә борын-авызларын юарга киңәш иттек. Аларның тән температурасын үлчәп торабыз. Заллардагы өслекләрне, ишекләрне, тәрәзәләрне, касса тирәләрен чистартабыз», — ди Солтан Сафин.

Җитәкче заллардагы утыру урыннарын сирәгәйтүләрен дә хәбәр итте. «Кунаклар бер-берсеннән ераграк утырсын өчен, утыру урыннарын ераклаштырып урнаштырдык», — ди ул.

Солтан Сафин сүзләренчә, вирус белән бәйле вазгыяь сату күләменә тәэсир итми калмаган. «Сатуларыбыз 50 процентка кимеде. Бездә студентлар еш туклана. Аларның дистанцион укуга күчүе сатуның кимүенә сәбәп булды. Коллективыбыз бер гаилә кебек. Без бер-беребезгә һәрдаим булышабыз. Идарә итү хезмәткәрләре хезмәт хакларын киметү инициативасын белдерде», — ди Солтан Сафин.

«Түбәтәй» челтәренең төп максатларының берсе — ул татар милли ашларын халык арасында популярлаштыру. Авыр вакытларда да алар үз максатларына тугры кала.

«Бүген безнең максат — клиентларыбызны саклап калу. Кулланучыга файда китерү өчен ике зур адым ясадык. Ресторанда пешерелгән һәм үзебез җитештергән ярымәзер ризыкларны өйгә китерү хезмәтләрен булдырдык. Әлеге хезмәтләрне бездә эшләүче егет-кызлар башкара.

Беркайчан да артык табышны төп максат итеп куймадык. Без бары тик кешеләргә файда китерү теләге белән эшлибез. Ярымәзер ризыкларның бәяләре кыйммәт түгел. Бу эшне үткән атна ахырында гына башласак та, ярымәзер ризыкларны сораучылар күп», — ди Солтан Сафин.

Кыенлыклар булса да, команда позитив рухны сакларга тырыша. «Җиңел булмаса да, милли эшне күңел биреп эшләргә тырышабыз. Без хәләл оешма, шуңа күрә бу вазгыятьне Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынау итеп кабул итәбез», — ди җитәкче.

Гөлүзә ИБРАГИМОВА.

Просмотров: 793

Комментирование запрещено