Милли китапханәдән документларның электрон күчермәсен бушлай соратып алырга мөмкин

703A0105Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Россия дәүләт китапханәсе башлаган акциягә кушылган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коронавирус инфекциясе таралу чорында документларның электрон күчермәләрен бушлай алдыру мөмкинлеген тудырган. Бу хакта ул үзенең рәсми сайтында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Россия дәүләт китапханәсе башлаган акциягә кушылган.
 

Хәзер кеше өйдән чыкмыйча гына, китаплардан, диссертацияләрдән үзенә кирәкле фрагментны яки вакытлы матбугаттан мәкаләнең күчермәсен электрон почтасына сората ала. Китапханә фәнни, белем бирүгә караган һәм фәнни-популяр әдәбиятка гына заказлар кабул ителүе турында искәртә.

“Коронавирус авыруы таралу куркынычына бәйле рәвештә укучыларга хезмәт күрсәтүне чикләү чорында әлеге хезмәт китапханәгә укучы булып теркәлгән барлык кешеләргә бушлай күрсәтелә”, — диелгән хәбәрдә.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен китапханәдә теркәлгән булу кирәк. Документның фрагменты гына, ягъни китап күләменең 15 проценты гына бирелә. Бер укучыдан өч гариза гына кабул ителә.

Әлеге хезмәтне Россиянең барлык эре китапханәләре күрсәтә.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА.

Просмотров: 732

Комментирование запрещено