Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

4FEE956E-FEA3-475F-B08F-A50F769DFA95_cx39_cy6_cw61_w1023_r1_sСоңгы араларда шагыйрь авырып торды.

27 мартта каршы төндә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 71 яшендә вафат булган. Бу хакта аның Instagram сәхифәсендә кызы хәбәр итте. Соңгы араларда шагыйрь авырып торды.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Казан дәүләт университетында укыган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетының баш мөхәррире булды. 1995-2014 еллларда — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты иде.

Роберт Миңнуллин балалар шагыйре, лирик шагыйрь буларак танылды. Ул шулай ук бик күп популяр җырлар авторы да. Моннан тыш, матбугатта аның публицтик материаллары дөнья күрде. ​

Дәүләт эшеннән киткәннән соң социаль челтәрләдә актив булды, Татарстанда, илдә, дөньяда барган вакыйгаларга шигырьләр язды.

MWo9dazNng4

azatliq.org

Просмотров: 1624

2 комментариев

  1. 2018, 2019 елларда Самарада үткәрелгән халыкара ,, МИРАС,, татар
    мәдәнияты фестивалендә миңа
    Роберт абый җитәкләгән,,Сәнгатьле сүз,, номинациясендә жюри әгъзасы булырга туры килде. Мин аның шундый ОЛПАТ МИЛЛӘТПӘРВӘР, ЗУР ХӘРЕФТӘН ЯЗЫЛЫРГА ЛАЕК БУЛГАН БӨЕК ТАТАР ШАГЫЙРЕ икәнен күрдем. Бик тә кызганыч, әле күп еллар аның яңа, һәр татарны илһамландырган шигырьләрен укып яшәргә өметләнгән идем. Хуш, РОБЕРТ абый, авыр туфракларың җиңел, урының оҗмахта булсын иде! Нурзидә. Самара.

  2. Роберт Мөгаллим улының урыны оҗмахта булсын! Узган елда халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестивалендә шагыйрь «Бердәмлек» газетасына интервью биргән иде. Роберт абый Самара татарлары белән соклануын белдереп, җылы сүзләр әйткәне хәтердә…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>