Дин һәм татарлык рухы сакланса, милләт саклана

Безымянный3212

Зубчаниновка бистәсендәге мәсҗид имамы Расих хәзрәт Вакказов белән әңгәмә тоттык. 

Нинди генә җирдә төпләнмәсеннәр, татар халкы мәсҗид булдыруны һәрвакытта иң алгы планга куйган. Бу изге омтылыш нәтиҗәсенлә алар яшәгән җирдә кешеләрдә якты өметләр, киләчәккә ышаныч тудыручы дини һәм тәрбия үзәге барлыкка килгән. Тарихка күз салсак, унсигезенче гасыр ахырында татарларга иреклекләр бирелгән чордагы милли-мәдәни һәм дини күтәрелеш, ягъни татар ренес-сансы – ул төркилек рухының ургылып иреккә чыгу рәвеше.

Ул дәвердә барлыкка килгән татар интеллигенциясе, эшкуарлар, промышленниклар, дин галимнәре, иң элек, берләшеп, изелгән, хур ителгән халкыбыз язмышын кайгыртканнар.

Менә безнең заманда да бирелгән иреклекләр нәтиҗәсендә илебездәге дингә сусаган халыкта көчле рухи үсеш һәм милли-мәдәни күтәрелеш башланды. Төрле төбәкләрдә күп кенә мәсҗидләр салынды, милли оешмалар барлыкка килде.

Ә хәзер мондый милли җанлы, үз халкының язмышын кайгыртырлык кешеләр бармы соң җәмгыятебездә?! Әлбәттә, бар.

Менә Зубчаниновка бистәсен алсак та, андагы халыкның мәсҗид булдыру хыялы тормышка ашкан булыр идеме, әгәр дә моңа Мулланур углы Гомәр Батршин алынмаган булса?!

Ул Булгар патшалыгының ил чиге булып саналган урында һәйкәл куйды. Халкыбызның чын- барлык тарихын пропагандалаучы китаплар бастырды һәм Зубчаниновка бистәсендә мәсҗид төзеде. Аңа “Булгар мирасы” дигән тирән мәгънәле исем бирде.

Ул милләтебезнең чынбарлык тарихы белән яшьтән үк тирән кызыксыну дәверендә төпле мәгълүматлар туплап, һәрвакытта аларны халыкка җиткерү исәбе белән яшәде һәм әле дә яши.

Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиден дә ул биредәге халыкны дин тирәсендә берләштереп, аларның милли үзаңын, рухын үстерү нияте белән төзеде.

Бу мәсҗид зур булмаса да, ул оригиналь стильдә төзелгән мәһабәт бина буларак, тирә-якка гүзәллек биреп, нур бөркеп тора. Хәзер биредә мәсҗиднең серле исемен аклый алырлык җанлы эшчәнлек алып барыла. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу максатыннан мәсҗид имамы Расих хәзрәт Вакказов белән әңгәмә тоттык.

– Расих хәзрәт, бераз үзегез турында сөйләп үтсәгез иде.

– Чыгышым белән мин имамнар нәселеннән. Әтием хәзерге көндә Гали авылында имам булып хезмәт итә. Безнең нәселдә динлелек тирәннән калка. Әбием мулла кызы булганга, аның тәрбиясе дә миңа нык тәэсир итте.

Авыл мәктәбендә мин 9 классны тәмамлагач, җирле мәдрәсәгә укырга кердем. Анда данлыклы дин галиме Ясин хәзрәттән белем һәм тәрбия алу бәхетенә ирештем. Соңыннан армиядә хезмәт иттем һәм Төркиягә укырга киттем. Тробон шәһәрендә Коръән-хафизлар курсын тәмамладым.

Аннан соң Камышлы һәм Гали авылларында имам булып хезмәт иттем. Гали мәдрәсәсендә завуч булып эшләдем. Казандагы Ислам университетына укырга кереп, аны “кызыл” дипломга тәмамладым.

Кайда гына белем алсаң да, гыйлем ул үз урынын таба. Мәсәлән,
• Гали мәдрәсәсе минем иманымны ныгытты;
• Төркия тирән дини гыйлем бирде;
• Казан университеты дөньяга карашымны, фикерләү офыгын киңәйтте. Анда төрек, фарсы, гарәп һәм инглиз телләре өйрәнелде.

Имам ул үз гомеренә гыйлемен камилләштерү өстендә эшләргә тиеш. Тирән гыйлем булмыйча,
халык күңелендә тирән уйланулар уятып, уңай тойгылар тудырып булмый.

– Сез хаҗда булдыгыз. Анда нинди тойгылар кичердегез, һәм аннан соң нинди үзгәрешләр булды?

– Мөселманнар өчен иң изге булган җирдә, Гарәфә тавында гыйбадәт кылганда үзеңнең турыдан-туры Аллаһы Тәгалә белән бәйләнештә булуыңны тоясың. Анда иң изге теләкләрең кабулбула.

Аллаһыдан ялгышларыңны кичерүен сорагач, җаныңда тынычлык, рәхәтлек тоясың һәм уй -фикерләр сафлана. Хаҗ кылу экскурсиягә бару түгел. Анда гомерлеккә истә калырлык тойгылар кичерәсең, иң изге хисләр уяна. Аннан кайткач та, алган савапның кадерен белеп, аны югалтудан куркып, ялгышлардан сакланасың.

Хаҗ өметсезгә өмет бирә, тәкәбберлекне бастыра, уңай сыйфатларны куәтли һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайта.

– Бу мәсҗиднең “Булгар мирасы” дигән исемендә нинди серлелек һәм хикмәт бар?

– Бу исемгә тирән мәгънә салынган, һәм ул безгә зур җаваплылык йөкли. Беренчедән, ул олы юл чатында мөселманлык символы булып, тирә-юньдәге Смышляевка, Петра Дубрава һәм Алексеевка бистәләрендә яшәүче мөселманнарны да үзенә тартып тора.

Кызганыч ки, биредәге урыслар арасында сибелеп яшәгән татарларның күбесе дәһричелек (атеизм) заманындагы сәясәт йогынтысы нәтиҗәсендә, диннән читләшкән хәлдә яшиләр. Шуңа күрә бу мәсҗид алдында торган иң зур бурыч – яшь буынны гына түгел, ә аларның ата  аналарын, әби-бабаларын да дин юлына бастырудан гыйбарәт.

Икенче яктан, мәсҗиднең исеме булгар бабаларыбызның данлыклы тарихын белүгә, алар мирасын өйрәнүгә кызыксыну уята.

– Имам эше җаваплы һәм үзенчәлекле. Монда һәркемнең үз эш алымнары бар. Ә сезнең эштә болар нидән гыйбарәт?

– “Су янына бармыйча, суга кермичә, балык тотып бумый”, — ди халык сүзе. Имамга халыкның хәлен, уй-фикерләрен, тормышка карашын төгәл белеп эш итәргә кирәк. Бүген имамга тәрбияче, җитәкче, укытучы, психолог, юрист һәм табиб та булып, бик күп нәрсәне белергә туры килә. Ул үз белгәннәрен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерә алганда гына, халык күңеленә юл таба ала. Яшьләр белән эшләгәндә, бу — аеруча мөһим. Бүген егетләребез, кызларыбыз ничек үссә – киләчәгебез шундый булачак. Шуңа күрә без мөтәвәллияткә дә (мәсҗид советына) күбрәк яшьләрне сайлыйбыз.

Футбол, волейбол ярышлары үткәрәбез, балыкка бергә йөрибез, табигатькә чыгып, шашлык пешерәбез. Дәресләр алдыннан чәй табынында төрле фикер алышулар, фотокүргәзмәләр оештырабыз.

– Кеше белән эре булырга ярамый. Үз булып аралашканда гына, алар сиңа тартылалар.

– Мәсҗид мәшәкатьләрен без җинау, бергәләшеп хәл итәбез. Кешедән сорап та йөрмибез, халык һәрвакытта хәлне аңлап, ярдәмне үзләре тәкъдим итәләр. Тик монда да чаманы белергә кирәк.

- Бүгенге көндә милләтнең хәле һәм андагы динилекнең торышы турында ни әйтә аласыз?

– Милләтебезнең хәле өзелергә торган кыл өстендәге кебек. Монда күпме генә: “Милләт югала!” — дип кычкырсаң да, динсез милләтне саклап калып булмый. Кайда дин бар – шунда милләт саклана. Тормышта моны ачык күрәбез.

Имамнар илле мең татар яшәгән Самар шәһәрендәге һәр гаиләгә кереп, аларга тәрбия биреп бетерә алмыйлар. Һәр ир заты, мәсҗидкә килеп, башта үзен, аннан соң, кайтып, гаиләсен тәрбияләргә тиеш. Шунда гына аның дәрәҗәсе гаиләсе алдында да, җәмгыятьтә дә тиешле югарылыкта була ала.

Дөрес, иреклек бирелгәндә, халык бердәм дингә омтылды, ажиотаж күп булды. Кызганыч ки, хәзер ул буын кешеләренең күбесе ахыйрәткә күчте. Алар урынына бөтенләй башка буын килде.
Аларның күбесе Аллаһының барлыгына ышанып, елына ике тапкыр Коръән мәҗлесе уздырса да, намаз укымыйлар. Болар “фәсик” яки гөнаһлы, дип саналалар.

Тик шулай да, аларда әле өмет бар. Авыр булса да, алар белән эшләргә кирәк. Бу хакта халыкта: “Тамчы йомшак булса да, тама-тама ташны шомарта, уеп керә”, “Энә белән кое казы – табарсың алтын базы” дигән акыллы сүзләр бар.

Дөрес, хәзер күп җирдә мәсҗидләр, мәдрәсәләр, дини уку йортлары төзелә. Тик халык ургылып аларга йөрергә ашкына, дип әйтеп булмый. Чөнки дингә хөрмәт юк. Чын кешелеклелек, динлелек үрнәге күрсәтерлек әби-бабаларыбыз да азаеп бара. Укып, үрнәк алырлык китаплар, фильмнар да юк. Тарихка әйләнеп карасак та, ул әлегәчә бозылган, мәсхәрәләнгән хәлдә.

Хәзерге әбиләр дә көне-төне телевизор карыйлар. Ә оныкларын китерүне, аларга тел өйрәтүне,
милли һәм дини тәрбия бирүне кирәк, дип тә санамыйлар.

Олы хөрмәткә ия булган әби -бабайларның үгет-нәсыйхәт бирә-бирә үз оныклары белән кайнашулары һәм буш вакытта аларның һәрчак, дисбе тотып, Аллаһыны телгә алып утырулары әле дә минем күз алдында тора. Аларда чын динлелек бар иде шул.

Әтиләр, бабайлар кайвакытта кырыс булсалар да, тәртипне саклыйлар иде. Юкка гына: “Остаз залим булса – шәкерт галим була!” — дип әйтмәгәннәрдер шул.

– Хәзер милләт, тел югалуы турында күп сөйләнә. Моны булдырмауның нинди юллары бар?

– Безнең татар халкы элгәредән бердәм, батыр, елгыр һәм тормышчан булып, һәрьяклап үрнәк күрсәтеп яшәгән. Хәзер милләтебез шулкадәр куркытылган, изелгән хәлдә. Кешеләр бер берсеннән куркып, читләшеп, көнләшеп һәм үзара батырышып яшиләр.

Монда презентабельность дигән нәрсәне истән чыгарырга ярамый. Егетләр чын егет кебек, таза, куәтле, батыр булырга тиешләр. Моны аларның үз-үзен тотышы, кигән киеме һәм гәүдә-сыны ачык күрсәтергә тиеш. Ә  кызлада хатын-кызларга хас булган ягымлылык, уңганлык һәм пөхтәлек ачык күренергә тиеш.

Чын татарлыкны аны җыр- бию белән генә күрсәтеп булмый. Хәзерге ир балаларның күбесе көянтә җилкәле, арт саннары бүлтәйгән. Монда спортка күбрәк әһәмият бирергә кирәк. Татарлар гомергә үз батырлары белән горурланып яшәгәннәр. Безгә дә күбрәк спорт осталарыбызны булдырырга кирәк.

Кигән киемнәргә дә әһәмият бирелергә тиеш. Егетләрдә чын егетлек, кызларда да тыйнаклык, җыйнаклык ачык күренергә тиеш. Элгәре татарларның затлы киемнәренә хәтта Париждагы бөтендөнья күләмендәге күргәзмәрдә дә югары бәя бирелгән.

Малчылык буенча татар-булгарлар Англия сәүдә биржасында бәяләрне үз кулларында тотып, аларны кую буенча “законодательләр” булганнар.

Юкка гына: “Чын ир бар җирдә – ил бар!” — дип әйтелмәгәндер.

Кызганыч ки, без үз милләтебез белән горурланырлык күп нәрсәне белмибез, чөнки тарихыбыз тармар китерелеп, юк ителгән. Ләкин дә аларның кыйпылчыклары сакланган. Менә шуларны халыкка җиткерергә кирәк.

Акрынлап алар турында сөйләнә башласа, горурлык уята алырлык вакыйгалар халык теленә кереп, бергә туплансалар, чынбарлык тарихыбыз да тергезелеп, фәнни нигезгә басачак бит.
Ә моңа карата куркаклык һаман да дәвам итсә, алар бөтенләй югалачак.

Халкыбызның бик гыйбрәтле мәкальләре күп. Шуларның берсе: “Аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый”. Безнең халык аерылган да, бүлгәләнгән дә. Элгәре булган бердәмлек югалган. Барыбызга да берләшергә, аралашырга кирәк. Мәсәлән, төрле авыллардан чыккан халык, бергә җыелып, төрле кызыклы кичәләр уздырырга тиеш. Бер айда бер авыл турында кызыклы чара үткәрелсә, аннан соң башкалары турында булса, – шул очрашуларда никадәр яңа танышулар булып, бер-береңә, һәркемнең туган ягына карата да хөрмәт тә уяначак бит!

Бу хакта эстеблешмент дигән төшенчәне дә онытырга ярамый. Бу үз халкын, үз милләтен кайгыртып, аны җитәкли ала торган эшлекле катлам, зыялылар берләшмәсен, милләтнең элитасын булдыру кирәк.

Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев сөйләгән бер кызык һәм гыйбрәтле вакыйга истә тора: “Бер шәһәрдә урта куллы, искитәрлек казанышлары да, мөкинлекләре дә булмаган бер яһүд дантисты булган. Сайлаулар алдыннан моны бар булган яһүдләр халык арасында үтереп мактый башлаганнар. Аны иң булдыклы, иң кешелекле, оста җитәкче булырлык кеше итеп танытырга бар куәткә тырышканнар. Ә җитешсезлекләрен юмалап, аларны артка чигергәннәр. Нәтиҗәдә бу кеше шәһәр мэры булып, үз янына шушы кешеләрне җыйган”, — дигән иде.

Ә бездә ничек?! Кеше хәлсезләнсә – ярдәм итмиләр, алга китсә, хәллеләнсә – батыралар.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Кеше табынында үз ипиеңне ашама!” — дигән сүзләр бар. Бу халык алдында үз кешеңне, үз кардәшеңне хурлама яисә хурларга юл куйма, дигән мәгънәдә. Кызганыч ки, милләтебездәге бердәмлек, ярдәмчеллек хәзер юк дәрәҗәдә шул. Юкка гына: “Татар башын татар ашый!” — дип әйтелмидер.

Аннан соң, татардагы табигый тәвәккәллек тә хәзер нык имгәнгән хәлдә. Әллә кайлардан килгән халык үз эшләрен башлап җибәрәләр, ә бу вакытта безнекеләрнең күпчелеге йоклый.

– Бу мәсҗидкә төрле милләт халыклары йөри. Алар белән эшне ничек алып барасыз?

– Нинди генә катлам кешесе, яисә милләт вәкиле булмасын, иң элек, алар белән уртак тел таба һәм монда сүзне үлчәп сөйли белергә кирәк. Гади хезмәткәр белән дә, аңа эш бирүче эшкуар белән дә уртак тел табып, хәдисләргә, Коръән аятьләренә нигезләнгән алтын урталыкны булдырырга, кешеләрдә гаделлек тәрбияләргә кирәк. Аларга үзебездәге борынгыдан килгән дин юнәлешенең асылын, аның нечкәлекләрен аңлатырга һәм чит-ят агымнар үтеп керүенә дә сак булу кирәк.

– Милләт югалмасын, татарлар, халык буларак, саклансын өчен нишләргә кирәк?

– Халык яшәсен өчен күп нәрсә кирәк. Шулар арасында иңмөһим булган нәрсәләр:
• динне саклап, аның тирәсендә берләшү;
• телне саклау;
• чынбарлык тарихыбызны өйрәнеп, шуның нигезендә һәм ата-бабаларыбыз үрнәгендә халыкта ныклы, күкрәп торган милли үзаң булдыру.

Хәзерге вакытта дин юлында эшчәнлек барса һәм телне саклау турында сүз алып барылса да хакикый тарихыбызны өйрәнү буенча хәрәкәт әлегә юк хәлендә. Дөрес, галимнәр катламында, каршылыклы булса да, ул хәрәкәт бара баруын. Тик аның халыкка килеп җитәлгәне юк.

Нинди дә булса туклыклы ризыкның әһәмияте турында аны татымаган, ач кешегә никадәр сөйләсәң дә — ул файдасыз. Үз халкының чынбарлык тарихын белмәгән һәм милли үзаңы зәгыйфь булган кешегә дә милләтне саклау турында сөйләүнең шулай ук файдасы юк.

Милләткә карата хөрмәтне үз йөрәгендә саклап килгән буын кешеләре бөтенләй диярлек бакыйлыкка күчеп бара. Аларга алмашка килүче буынның нинди заман шартларында тәрбияләнгәнлеге яхшы билгеле.

Шуңа күрә алар күңелендә үз милләтенә карата хөрмәт уятып, аларның милли үзаңын үстерә алу өчен меңнәрчә еллар буена империяләр корып, дөнья халыкларына яшәү үрнәкләре күрсәтеп яшәгән халкыбыз тарихының асылын ачып күрсәтергә кирәк.

Безымянный31Безымянный3212 Безымянный32111

Фарид ШИРИЯЗДАНОВ.

Журнал «Самарские татары», № 4 (25), октябрь — декабрь 2019 года.

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено