Иң олы бүләге — халкыбыз мәхәббәте

robert1Бүген Самар татарларына кайгылы хәбәр килеп иреште – күренекле татар шагыйре, сәясәтче Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин арабыздан китте… Бу татар дөньясы өчен зур югалту. Төбәгебез татарлары да бу югалтуны авыр кичерә.

Роберт Мөгаллим улы берничә тапкыр Самарда булды. 2014 елда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган шигърият кичәсендә катнашты, төбәгебезнең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашкан иде. Шул вакытта аның ни кадәр татар җанлы булуына сокланган идек. Шагыйрь халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләп, Самара татарларын  милли бердәмлеккә чакырды.

Роберт Мөгаллим улы шәһәребездә узган “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең шигърият бәгесенең жюри  әгъзасы буларак та самаралыларга таныш. Бәйгедә катнашкан балалар, ата-аналар хәтерендә ул ачык, аралашучан һәм тыйнак кеше буларак сакланыр.

Роберт Миңнуллинның хезмәтләре — ул аның китаплары, шигырьләре. Ә иң олы бүләге — халкыбыз мәхәббәте.  Роберт абый якты истәлеге, иҗаты белән бергә безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.

Самар татарлары исеменнән шагыйрьнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек бирсен. Роберт Мөгаллим улының урыны оҗмахта булсын.

Ильяс ШӘКУРОВ, 

Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1696

Комментирование запрещено