Мәдәният — ул халык җаны, күңел көзгесе

IMG_085325 мартта билгеләнеп үткән Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Мөх­тәбәр кызы Төхбәтшина белән таныштырабыз. Ул, 2019 елда Ка­мыш­лыда гөрләп узган Х Бөтенроссия Сабан туен оештыручы­лар­ның берсе булып, бәйрәмне лаеклы рәвештә бөтен ил татарларына күрсәтә алды.

- Минем эшем – ул көнем дә, төнем дә, ашым да, чәем дә, бөтен барлыгым да. Мәдәният минем өчен – халкымның ки­ләчәге, бүгенгесе, узганы, ке­шеләрне эштән соң ял ит­терү, берләштерү, яшь буын кешеләрен тәрбияләү һәм рухи яктан баету, гореф-га­дәтләрне, тарихны саклау чарасы, — диде ул очрашу башында ук.

Һәр көнне авыл уртасыннан сузылган асфальт буйлап эшкә бара ул. Очраган кешеләргә сәлам бирә, хәл-әхвәлләрен сораша да юлын дәвам итә. Ә башында төрле уй: кемнедер күреп сөйләшәсе, икенчесен каядыр җибәрәсе, чара үткәрү өчен акча юллыйсы, утырышта нидер сөйлисе…

Резеда Мөхтәбәр кызының хезмәте күзгә күренми, үлчәүдә үлчәнми, ләкин бик тынгысыз һәм мәшәкатьле. Таң белән эшкә килеп, кешеләр йоклап бет­кәч кенә кайта ул өенә. Лә­кин ничек кенә тынгысыз бул­масын, эшен ярата, чөнки иҗа­ди хез­мәт кеше күңеленә ка­нә­гатьлек хи­се бирә, бәхетле итә.

Резеда Төхбәтшинаның бө­тен тормышы шушы Камышлы авылында, күз алдыбызда үтте. Ул Мөхтәбәр абый һәм Әминә апаның төпчек кызлары. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев педагогия институтының филология факультетында укып чыккан яшь укытучыны Ис­ке Сосна авылы мәктәбенә җибәрәләр. Хезмәт юлы шунда уңышлы гына башланып китә.

Кләүле районыннан аерылып, Камышлы районы мөс­тәкыйль эшли башлаганда, Ре­зеда Мөхтәбәр кызының ата-анасыз калган ятим балалар мәктәбендә эшли торган чагы була. Аны башта райкомга эшкә алалар, ә район газетасы ачылгач, җаны-тәне белән журналистикага кереп китә. Резеда Мөхтәбәр кызының 17 ел тормышы журналистикага багышланган.

Без Резеда белән кеч­ке­нәдән таныш (ул җәйге яллар вакытында Иске Ярмәктә яшәгән Оркыя әбисенә кунакка килә иде). Ә газетада бергә эшли башлагач, тагын да якынаеп киттек, ярдәмләшеп, кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны ур­таклашып яши башладык. Җитәкчем турында шуны әйтәсем килә: Резеда ханым таләпчән, гадел һәм ярдәмчел кеше. Кем ничектер, белмим. Ә миңа кайгы-хәсрәтләр килгәндә, беренче булып ярдәмгә Резеда килеп җитә иде.

Аңа үзенә дә хәсрәтләрне тау хәтле күтәрергә насыйп иткән. Җир җимертеп дөнья көтеп, ике кызларын үстереп ятканда, тормыш иптәше Рамил вакытсыз үлеп китте. Аяз көнне яшен суккандай булды Резедага. Кулында ике бала, эш, йорт-җир. Әйтергә генә җиңел, ә ике кызын — Альбина белән Алинәне үстереп, укытып, туйлар ясап, тормыш юлына озату парлыларга да ансат түгел. Әле дә балаларын, оныкларын, туганнарын үз тирәсенә җыя ул. Гаилә дилбегәсен берүзе тотып барган хатынга җитәкче булып эшләү дә җиңел булмагандыр. Газета эшендә гаделлек тә, тәвәккәллек тә, кыюлык та кирәк. Өстәвенә, ул елларда илебездә дә, районда да сәяси вакыйгалар әле бер якка, әле икенче якка авышып, гел чайпалып торды. Резеда исә сайлаган юлыннан тайпылмады, тәвәккәл булды.

Районыбызда МФЦ ачу турында сүз чыккач та, Резеда ханымны яңа оешмага җитәкче итеп куйдылар. Төзәтәсен — тө­зәтеп, ясыйсын — ясаттырып, эшчән коллектив җыеп, МФЦ­ны да ялт иттереп ачып куйды. Монда искитәрлек әйбер юк, ди­яр берәрсе. Ләкин бер хатын-кызның кайчакта ир-атлар да башкарып чыга алмаган тө­зекләндерү эшләрен тиз арада ерып чыгуы — горурланырлык гамәл.

2015 елда Резеда Төх­бәтшина районыбызның мә­дәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитетын җи­тәкләде һәм үзе яраткан мәдәният казанында кайный башлады. Мин кайчакта Резеданың өлгерлегенә сокланып куям. Ул хезмәт күрсәтә торган биләмә шактый зур бит! Бер-берсеннән ун-егерме километр арада урнашкан авыллар арасында чаба ул. Анда күпме хезмәткәр эшли, һәркайсының үз холкы, үз карашы, дигәндәй. Җитәкче шуларның һәрберсенә ачкыч таба, күп очракта ях­шы сүз белән, булмаганда, таләпчәнлек күрсәтеп тә үзе­некен итә.

Резеда Мөхтәбәр кызы җитәкчелегендә районның мә­дәният йортларында, китап­ханәләрдә оештырылган чаралар, спорт ярышлары, төрле конкурслар, бәйгеләр — барысы да зур әзерлек белән башкарыла. Үткән җәйне Камышлыда гөрләп узган Х Бөтенроссия авыллар Сабан туен гына алыйк. Аңа әзерләнү чорында мәдәният хезмәткәрләре Сабан туе мәйданында кунып эшләделәр дисәм дә, ялгыш булмас. Нәтиҗәдә, Камышлыда узган Бөтенроссия авыллар Сабан туен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләп, Резеда Мөхтәбәр кызы Төхбәтшинага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен  бирде. Резеда ханымның тырышлыгы, алдына куелган бурычларны үтәүгә гаять зур җаваплылык белән каравы өлкә хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнеп, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Мәдәният өлкәсендә эш­ләүченең хезмәте матди кыйм­мәтләр белән генә бәя­ләнми. Ул — күңел кушуы, талант, эчкерсезлек өлкәсе. Резеда Төх­бәтшинаның кулы астында эшләүчеләр, районда, өлкәдә нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, номерларны иҗади һәм һөнәри яктан камил итеп башкарырга тырышалар. Гомумән, яшьләрнең иҗади сәләтен үстерү, гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне, халык мирасын җанладыру һәм саклау, кәсеп-һөнәрләрне торгызу, милли рухта тәрбияләүне өстен күрәләр.

Спорт юнәлешенә әйлә­неп карасак та, Камышлы тө­бәгендә ул тел-теш тидерерлек түгел. Олысы-кечесе спорт белән шөгыльләнә. Мәсәлән, «Бөр­кет» биатлон комплексы кебек спорт мәйданы өлкәдә башка беркайда да юк әле. Быел ПАО «Лукойл» грантын отып, ту­ризмны үстерү өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Хәзер инде яз башыннан көзгә кадәр Камышлы яшьләре туризм белән шөгыльләнәчәкләр. Бу инде район администрациясенең дә мәдәният, спорт һәм туризм эшләренә та­ләпчән булуын күрсәтә.

Резеда ханым өчен рай­онның мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары эш урыны гына түгел, аның дөнья­сы, яшәү рәвеше дә. “Мин хез­мәттәшләремә таянып эш­лим. Янымда җаваплы, тырыш кешеләр байтак. Бигрәк тә буш вакытларын кызганмыйча иҗат иткән, милли мәдәниятебезне үстерүгә үз өлешләрен керткән үзешчән сәнгать артистларына рәх­мәт­ләремне әйтер идем”, — ди Резеда ханым.

“Тормыш кыенлыкларын кү­тәрергә миңа ике канатым – ике кызым да көч биреп торалар. Алар икесе дә тәртипле, кешелекле булдылар. Мине юк-бар белән борчымадылар. Кайтсам да, китсәм дә, өйдә, йортта тәртип булды. Укыган, эшләгән җирләреннән дә гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп тордым. Миңа алма кебек 4 онык бүләк иткәннәре өчен дә мин чиксез рәхмәтле. Гаиләм яшәүгә көч бирә, дөньямны ямьләндерә, тормышыма мәгънә өсти”, — дип елмая Резеда Төхбәтшина.

Резеда Мөхтәбәровна йө­зендә өлкәнең бөтен мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәй­рәмнәре белән котлап, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Нә­фис сүз, җыр, гармун моңы, ши­гырьләр аркылы халыкка милли кыйммәтләребезне җиткерүчеләр мактау сүзләренә лаеклы. Сезгә бетмәс илһам һәм уңышлар телибез.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1910

Комментирование запрещено