Роберт Миңнуллинның соңгы инстасәламе: «Агачлар да, дуслар да көтмәгәндә авалар шул»

270Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Аңа 71 яшь иде.

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Сау-сәламәт булыйк! Сөн буе өянкесе. …Шулай, агачлар да, дуслар да көтмәгәндә авалар да китәләр шул. Сизми дә каласың», — дип язган Роберт Миңнуллин 16 март көнне инстаграм битенә. Бу аның соңгы язуы.

 

Роберт Миңнуллин соңгы елларда халкы белән инстаграм аша аралашып яшәде. Аның 45 меңнән артык язылучысы бар иде. Ул аларга татарча дәшеп, шигырьләре белән юатып яшәде. Шигырьләре җәмгыятьнең иң актуаль темаларын колачлый, уйландыра, селкетә иде. 2 март көнне генә әле короновирус турында да шигырь язып урнаштырган иде.

Роберт Миңнуллин 3 март көнне «Татмедиа»га килде — «Сабантуй» журналының редколлегия утырышы иде ул. Менә аның әлеге утырышта әйткән сүзләре: «Бу очрашуга мин бик уңайсызланып килдем. Бирегә җыелган кешеләр без барыбыз да „Сабантуй“ны таркатып киткән кешеләр. Азмы-күпме өлешебез бар. Без аны Айдар белән газета вариантында саклап калырга да тырыштык. Ләкин „куштырнаклар эчендәге милләтпәрвәрләр“ бар иде шул. Газетаның бетә баруында кайберәүләрнең роле зур булды. „Сабантуй“ бетсә, тарих алдында зур хата булыр иде. Ул бит бер гасырга якын чыккан газета. Ул — Татарстан тарихы, ул — көндәлек тарих. Без милләт өчен җан атарга әзер, акчага килеп терәлсә, бөтенесен сатарга әзер…»

Ул «Сабантуй» газетасының (журналга әйләнде) соңгы чоры өчен борчылып яшәде. Әлеге редколлегия утырышында булып, ул журналның элеккеге традицияләрен дәвам итеп яшәячәген белеп китте.

Ләлә Гыймадиева, язучы: «Минем „Сабантуй“ газетасының баш мөхәррире булып калуым — Роберт Миңнуллинның сайлавы иде. Авылдан килгән укытучыны ул калдырды. Янәшәмдә ул бармаса, мин бу эшкә алыныр идемме һәм тартып барыр идемме? Нинди генә проблема килеп чыкса да, аңа бара идем. Бервакытта да кире какмады. Булышмый калганы булмады, булыша иде. Кайчакта зур эшләр дә эшләп куйсаң, мактау да өмет итәсең бит инде. Ул мактау сүзләре әйтми иде, әгәр шаярып сөйләшсә, без аның эшебездән канәгать булуын белә идек. Ә инде төртмәле сүзләр дә әйтмәсә, димәк, ул синнән канәгать түгел».

Ул папкалар ыргыта торган усал редактор булмады, әмма без аңа карап, эленке-салынкы йөрмәдек. Ул тиргәмичә, сүкмичә, сабыр гына эшләтә белде. Барлык тиргәү сүзе: «Ай, егетләр!» — иде. Бервакыт эшкә соңга калдым. Ул мине тәрәзәдән карап көтеп тора иде. «Ай, егетләәәр!» — диде. Бүтән соңга калмадым. Без аның барлыгын тоеп та эшләп куя идек. Моннан ун көн элек инстаграмына актарылып ташланган агач куйды. Хәле әйбәт түгел дип уйладым, әмма нидер куяр дип көн саен көтә идем».

Айдар Галимов, җырчы: «И кызлар, нәрсә генә диим. Яшәр дә яшәр кебек иде, аның шигырьләрен укып шатланырбыз һәм уйланырбыз дип уйлый торган идем. Мин шагыйрьне генә түгел, шәхесне һәм дустымны югалттым, абзыемны югалттым. Соңгы арада инстаграм аша аралашкан кебек булдык бит инде. Ачам да юк, ачам да юк соңгы көннәрдә. Бүген шундый хәбәр. Ышанмыйча тордым. Әле дә барып җитми. Иҗат чишмәсе ургылып барып, туктап калган кебек. Соңгы елларда күп иҗат итәргә, күп эшләргә тырышты. Үзен аямыйча эшләде. Ашыккандыр инде, сизенгәндер. Бик үкенечле. Вилдан Фәйзуллин дигән яшь егет аның сүзләренә яңа җыр иҗат иткән иде. Күптән аның яңа җырлары җырланмагач, уңайсызланып та тора идем аның алдында. „Сөюләрем инде үткәннәрдә“ дип атала ул. Кичә шуны уйлап йөрдем, бу аңа ошаячак дим, „Кайчан үзен шатландырам“, — инде дигән уйлар белән йокларга яттым. Ә иртән менә шундай хәбәр. Бу җыр аның истәлегенә яңгырар, ахрысы».

Айгиз Баймөхәммәтов, «Шоңкар» башкорт яшьләр журналының баш мөхәррире: «Роберт агайны югалту безнең өчен бик кайгылы хәбәр. Аны татарлар кебек, башкортлар да нык яратты, үзенең халык шагыйре итеп тойды. Шәхсән үзем Роберт агай белән еш аралашып тора идем. Ике атнага бер булса да йә телефоннан, йә язышып хәбәрләшеп тора идек. Ул минем тәүге китабым татар телендә басылып чыкканда кереш сүз дә язган иде. Ул зур планнар белән яшәде. Миңа сер итеп кенә әйткән иде: быел җәй көне Башкортстанның Илеш районында әнисенә багышланган музей ачарга тели иде. Шуңа экспонатлар җыю белән нык мәшгуль иде. Уйламадым шулай кинәт кенә китеп барыр дип. Роберт агай безнең Башкортстанда булган мәртәбәле чараларның бер бизәге иде. Ул булган чара бик матур үтә иде. Роберт агай миңа һәрвакыт әйтеп килде: „Айгиз, без — башкортлар да, татарлар да — бер халык. Беркайчан да Казанга юлыңны суытма, мондагы каләмдәшләрең белән аралашып тор, ешрак килеп йөр — бәйләнешне өзмәгез, сез, яшьләр, шул эшне дәвам итәргә тиеш“, — дип әле февраль аенда гына әйткән иде».

Рөстәм Галиуллин, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире: «Роберт абый миңа бик якын кеше иде, мин остазларымның берсен югалттым. Соңгы елларда бик якын аралаштык. Беренчедән, безнең буын Роберт абыйны укып үсте — шигырьләрен яттан беләбез. Икенчедән, иң истә калганы — әдәбиятка яңа килеп кергән 18 яшьлек малайның балалар китабы чыкканда Язучылар берлегендә иҗатымны тикшерү булды. Шунда Роберт абыйны якыннан беренче тапкыр күрдем. Мин шундый зур шагыйрьләрнең ниндидер билгесез малайның әсәрләрен анализлый дип бик сокланган идем.

Соңгы биш елда без аның белән «Глаголица» халыкара әдәби конкурсының жюриенда эшләдек. Роберт абыйның көн саен килеп, яшьләр белән сөйләшүен, алар белән эшләвен күреп шакката идем. Роберт абый миңа Башкортстанны ачты. Без 2018 елда бергәләп Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына кайткан идек. Ул юл буе Башкортстандагы язучыларны онытма, башкорт язучылары белән матур итеп эшлә дип сөйләп барды. Ул аны гел-гел әйтте — васыяте шикелле булды. «Казан утлары»нда, игътибар итсәгез, Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшләребезгә игътибар зур.

Мин аның туган авылында да булдым — Шәммәттә ул шигъри Сабантуй уздырды. Анда ничә мең кеше булгандыр — саный алмадым. Мондый шигърият бәйрәмен Роберт абый гына оештыра аладыр. Авылдашлары аны сыйпап-сыйпап китәләр. Кеше нинди танылган булып та, аны авылында яратмасалар, шәхес була алмый. Роберт абыйны авылында ничек яратулары күреп шаккаткан идем. Ул безнең «Казан утлары»нда 1977-83 елларда алты ел эшләгән кеше. Журналның бик матур чыккан еллары булган. Без ел саен бер-ике әсәре белән куандыра торган авторыбызны югалттык. Мин берникадәр вакыт аның энесе Ким Миңнуллинның кул астында эшләдем. Мин бу нәселнең дуслыгына шакката идем. Без чын татар шагыйрен югалттык».

Ркаил Зәйдулла, халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты: «Авыруын белә идем инде, вафатын ишеткәч бик авыр булды. Татар балалар шигъриятендә Роберт Миңнуллинга тиңнәр юк. Балалар поэзиясе тарихында ул зур урын алып тора — сүз дә юк. Аралашып яшәдек. Мин аны 40 елдан артык беләм. Мин студент чакта безнең бүлмәдә барлык язучылар була иде, Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким генә булмагандыр. Анда Роберт Миңнуллинның килеп җырлаганын хәтерлим әле. „Безнең әти сунарчы“ дигән халык җыры иде ул. Бик музыкаль кеше иде. Хәзер дә шул җырлавы күз алдымда тора. Ул депутатлыктан киткән вакытларда мин Язучылар берлегендә поэзия остаханәсе җитәкчесе идем. Шунда Роберт Миңнуллин белән очрашу оештырган идем. Әдәбиятның хәле, поэзиянең киләчәге турында бик самими итеп, ихлас күңел белән, борчылып сөйләгән иде. Зур югалту».

Мәсгудә Шәмсетдинова, Америкада яшәүче татар композиторы: «И Аллам! Минем «Багышлау» дигән көем аның шигыренә язылган иде. Аны башкарырлык җырчылар таба алмагач, скрипкалар уйнады. «Мин бирдем бит сиңа ул аһәңне», — дия иде. Миннән соң бу шигырьгә җыр яздылар. Ринат Вәлиев язды. Ә минеке сүзсез генә яңгырый — «Багышлау» дип атала, ул сүзсез яңгыраса да, Роберт абый шигыренә язылган иде. Шигырьнең сүзләре бик матур иде:

Синең белән узган минутларны

Айлар-елларга да алышмыйм.

Уем белән мин гел синең янда,

Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Сагынулар, саргаюлар белән,

Югалтулар белән таныш мин.

Син дә мине искә төшерерсең,

Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Сине уйлап узган гомеремне,

Сагышларым белән нәкышлыйм.

 Син дә мине сагынырсың әле —

Бу җырымны сиңа багышлыйм!»

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. «Казан утлары» журналында, Казан телевидениесендә эшләде, озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

intertat.tatar

Просмотров: 1689

Комментирование запрещено