Салаватның онлайн концерты: «Үз гомеремдә беренче тапкыр шулай озак өйдә утырам»

1111100 меңнән артык тамашачы өйләреннән чыкмыйча Салават Фәтхетдиновның онлайн концертын карады.

Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары чыгышларын, гастрольләрен туктатты, онлайн концертлар сериясен башлап җибәрде. 25 мартта беренчеләрдән булып Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов карантинда булучы тамашачыларны үзенең җырлары белән сөендерде. 

Концерт барышында татар эстрадасы легендасы «Салкын чәй», «Соңдыр шул, соңдыр», «Әнкәем мендәрләре», «Кызыл миләш», «Сандугач керде күңелгә», «Мин яратам сине, Татарстан» һәм башка популяр җырларын башкарды. Җырчы тамашачылар җибәргән сорауларга да җавап бирде. Татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин белән әңгәмә корды.

 

«Үз гомеремдә беренче тапкыр шулай озак вакыт өйдә утырам. Хатын да, балалар да, оныклар да бик шат, мин көн саен өйдә. Коронавирус таралудан фаҗига ясарга кирәкми, әмма саклану чараларын күрергә кирәк. Вакытыгызны гаиләгез белән үткәрегез. Социаль челтәрләрдә озак утырмаска тырышам, комментарийларны беркайчан да укымыйм. Миңа нәрсә язганнары мөһим түгел. Дуслар күп булган саен, дошманнар да арта бара. Дусның этлегенә караганда, этнең дуслыгы әйбәтрәк.

Бүген тамашачыларның булмавы бер дә авырлык тудырмый. Аш бүлмәсендә, мунчада, базда, чормада җырласам да барыбер. Тик чыгыш алдыннан кабатлап җырлап алырга кирәк. Талантлы тавышлар бар, мәсәлән, Фирзәр Мортазинны иртәнге биштә уятып җырлатсаң да, ул кичке биштә җырлаган кебек әйбәт җырлаячак», — дип сөйләде Салават Фәтхетдинов.

Онлайн концертны Татарстан гына түгел, Үзбәкстан, Швейцария, Кипрда да караганнар.

«Карантин вакытында Татарстанның кайсы матур җирләренә сәяхәт кылып була?» — дигән сорауга Салават Фәтхетдинов болай җавап бирде: «Татарстанны яманлап әйтәсем килми, начар булса, монда яшәмәс идем, тик табигатьнең матурлыгын күрәсегез, башка дөньяга барып эләгәсегез килсә, Башкорстан якларын күреп кайтыгыз. Башкорстан — ул Швейцария», — дип җавап бирде.

Онлайн концерт «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән төгәлләнде.

Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караганы билгеле булды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — диде Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарларыннан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Акция #айдадомой хештегы белән уза.

Инстачыларны алып баручының рус телендә сөйләве генә шаккатырган.

«Мәсхәрә! Нигә урысча?», «Татарча жырлый! Татарча алып барыгыз», — дип яза алар.

«Өйдә утыру бер дә күңелсез булмый», «Хәзер кемне карарга да белмәссең, бөтенесе дә бушка, ошамаса, сүндерәсең дә куясың», «Афәрин, алтын тавыш. Салават һәрчак беренче, булдыра ул», — дип язучылар да, җанлы концерт өчен рәхмәтләрен җиткерүчеләр дә бар.

intertat.tatar

Просмотров: 1802

Комментирование запрещено