Италиядә яшәүче Алсу Гомәрова: «Бездә коронавирустан көн саен 800ләп кеше үлә»

алсуБүген бөтен Җир шары тизрәк коронавирус инфекциясен җиңү теләге белән яши. Кызганыч, әлеге авыру Кытай белән генә чикләнмәде, әкренләп башка илләргә дә таралуын дәвам итә.

Коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны көннән-көн арта бара, үлүчеләр дә шактый. Бигрәк тә гашыйклар иле саналган Италия аяныч хәлдә. Италиядә яшәүче милләттәшебез Алсу Гомәрова белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек.

Алсу, бөтен дөнья Италия өчен борчыла, бүген сездә ситуация ничегрәк?

 

Бигрәк тә рухи яктан авыр, ике атнадан артык катгый карантинда утырабыз. Әле 8 март тирәсендә өч кешедән артык төркемгә җыелмагыз, диделәр, үзара бер метр ара калдырып йөрергә куштылар. Икенче көнгә инде өйдән җитди сәбәпләрсез чыгарга ярамый, дигән карар чыкты. Кафе-рестораннарның верандалылары гына эшләде. Киләсе көнгә аларын да ябарга куштылар. Без яшәгән Савона шәһәрендә, бөтен Италиядәге кебек үк, азык-төлек кибетләре, почталар, кайбер банклар, даруханәләр махсус режим белән эшли башлады. Бөтен җирдә бушлык, җитди сәбәпсез өйдән чыгарга ярамый. Бары тик даруханә һәм азык-төлеккә генә чыгарга мөмкин. Чыкканда махсус бланк тутырасың, шәһәрдә махсус машиналар кизү тора, режимны бозган кешеләрне тиз тоталар. Полициянең шулай күзәтеп торуы халык арасында киеренкелек уята.

Сез яшәгән шәһәрдә хәлләр ничегрәк? Үлүчеләр шулай ук күпме?

Үлүчеләр бар, әмма статистиканы белмим, көн саен үзгәреп тора. Кәефемне төшермәс өчен телевидение-интернетны карамаска тырышам. Безнең шәһәрдә (Миланнан 150 км тирәсе көньяктарак урнашкан Савона шәһәре) 60 мең кеше яши. Госпитальләр махсус режимда эшли, үлүчеләр дә җитәрлек диләр.

Авыручылар арасында танышларыгыз бармы?

Юк, әмма танышларымның танышлары арасында бар. Ни өчен Италиядә Кытайга караганда да үлүчеләр күбрәк? Моның җавабын һәркем белә: Италия Европада озын гомерле кешеләре белән дан тота. Вирус күбрәк өлкән кешеләрне кыра бит, шуңа статистика да шундый аяныч.

«Коронавирус сәламәтлек саклау өлкәсенең җитешсезлекләрен ачты»

Олы буын вәкилләре күп булуы билгеле булган бит инде, нигә алайса тиешле чараларны вакытында күрмәделәр?

Италияне бөтен кеше әкияти ил кебек күрә. Халкы дустанә, архитектурасы искитмәле, аш-суга бай, шәраблары яхшы… Әлеге илне күпләр Аллаһы Тәгалә яраткан ил кебек кабул итә. Үзебез дә монда дүрт ел яшибез. Яши башлагач кына илнең җитешсезлекләрен күрә башлыйсың икән. Илдә тәртип җитми. Коронавирус сәламәтлек саклау өлкәсенең җитешсезлекләрен ачты да инде.

Үзебез яшь булгач, табибка сирәк мөрәҗәгать итәбез. Бервакыт ашыгыч ярдәм хезмәте бүлегенә шалтыраттык, иремнең кан басымы күтәрелде, йөрәге борчыды. Үзебезгә килергә куштылар. Килдек һәм, бары тик кан анализын бирер өчен, чиратта сигез сәгать көттек. Яныбызда 100 яшьлек бабай бертуктаусыз йөткереп утырды, инде башка чирләр эләктереп кайтып китәрбез, дип куркуга калдым. Гомумән, хәл авыр булса, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртып булмый диярлек. Инвалид булмасаң, үзегез килегез генә, диләр. 40 температура белән барасың, чиратта көтәсең, ә табиб сиңа антибиотик язып бирә дә җибәрә. Әле шуның өчен синнән яхшы гына акча каералар. Менә карантинның икенче көнендә үк «бездә саклык битлекләре җитми» диюләре шаккаттырды. Итальяннар — пошмас халык, вирусның тиз таралуына гигиена кагыйдәләрен үтәмәүләре дә йогынты ясагандыр.

Коронавирус инфекциясенең беренче очраклары теркәлгәндә, кешеләрнең реакцияләре нинди булды? Италиянең шундый аяныч хәлдә калачагын аңламаганнардыр…

Әйе, үтәр дип, җиңелчә генә карадылар. Барысы да Миланда башланды бит, берничә кеше үлде. Милан — туристлар шәһәре булганга, башка шәһәрдә яшәүчеләрнең артык исләре китмәде. Хәтта шәһәрдә бер метр ара дистанцияне сакларга кирәк дигән карар чыккач та, аны беркем дә үтәмәде. Сәбәпсез урамда йөрүчеләргә 206 евро штраф сала башлагач кына халык айнып киткәндәй булды. Үлүчеләр саны бермә-бер арта башлагач, битлек кия башладылар. Инде араны бер метр түгел, өч метрга кадәр арттырдылар.

Сәбәпсез урамда йөрүчеләргә 206 евро штраф сала башлагач кына халык айнып киткәндәй булды. Үлүчеләр саны бермә-бер арта башлагач, битлек кия башладылар. Инде араны бер метр түгел, өч метрга кадәр арттырдылар.

Хәзерге вакытта кешеләр арасында коткыга бирелү бармы?

Бу кешенең үзеннән тора. Мин рус телендә сөйләшә торган 50 мең хатын-кыз төркеменең модераторы булып торам. Алар арасында берәүләр үлемнән курка, икенчеләре йоктырудан, өченчеләре якыннары, балалары өчен кайгыра.

Статистика зур булса да, үзем алай курыкмыйм. Мине башка мәсьәлә борчый — билгесезлек. Башта 14 апрельгә кадәр карантин була, диделәр. Тик бу ике атнадан да бетмәячәк, дип уйлыйм. Изоляция, билгесезлек, кеше тормышын контрольдә тоту халыкның коткыга бирелүенә нык тәэсир итә. Бүген кибеткә кереп, перчаткасыз бер лимон алдым, минем янга килеп: «Сеньора, алай ярамый, перчатка киегез», — дип шелтә белдерделәр.

Бер кыз әнисенә барган, кире кайтканда полиция хезмәткәрләре тотып штраф салганнар, гәрчә үзе генә булса да. Икенче берәүгә күрше шәһәргә продуктларга барган өчен штраф салганнар. Үзләрендәге шәһәрдә кибет киштәләре буш булган. Хәзер полиция нык тора.

«Вирус +25 градуста бик таралмый, шуңа җәйне көтәбез»

Россиядә ситуация ничегрәк булыр икән?

Россиядәге статистика дөрес бирелеп барыла микән, дигән сорау бар. Үлемнәр дә, йоктыручылар да чагыштырмача аз. Әмма мәктәпләр ябык, чаралар катгый тыелган. Бәлки, Россия дөрес статистиканы безгә әйтеп бетермидер. Ә бәлки, чыннан да, статистика дөрестер, шундый катгый чаралар кабул иткәнгә, үзләренә афәрин диясе генә кала…

Италиядәге җирле табиблар нинди фаразлар ясый? Статистика кайчан уңайланачак, диләр?

Кызганыч, статистика яхшырмый, үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Бер көнне 400 иде, аннары 500, киләсе көнгә 800ләп кеше үлде, диделәр. Әйткәнемчә, үлүчеләрнең күбесе — өлкәннәр, тискәре статистиканың икенче сәбәбе — үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен аппаратлар җитмәве. Италиядә кирәкле җиһазларга да кытлык, медицина персоналы да әзер түгел. Волонтерларны җәлеп итәләр. Россиядән табиблар бригадасы килде. Чехиядә бер үлем дә юк, барысы да карантинда, хезмәткәрләр күптән өйдән торып эшли, аларда медицина да яхшы. Үлүчеләр саны азая башлау белән генә нәрсәгәдер өметләнеп булачак. Вирус +25 градуста бик таралмый, ди, шуңа май аен, һава торышының җылынуын көтәбез.

Инфекция таралган вакытта температура нинди иде? Хәзер һава торышы җылыдыр бит инде?

Быел Италиядә аномаль җылы кыш булды. Көндез җылы иде, әмма вируска каршы көрәшер өчен җитеп бетми. Италиянең көньягында инде +25 градус, ди, су коенып булырлык.

Хөкүмәт нинди дә булса өмет бирәме, халыкны ничек тынычландыралар?

Итальян каналларын карамыйм. Гигиена сакларга, кулларны даими юарга, дистанцияне сакларга кушалар. Итальяннар үзләре дә хакимияткә тискәре мөнәсәбәттә. Вирусның беренче очраклары барлыкка килү белән үк чаралар күрмәгәнгә ачуланалар. 

Итальяннар үзләре дә хакимияткә тискәре мөнәсәбәттә. Вирусның беренче очраклары барлыкка килү белән үк чаралар күрмәгәнгә ачуланалар.

Россия бит Кытай белән чикне тиз япты, гражданнарны саклау өчен тиешле чараларны күрде. Итальяннар Россияне бик ярата, хөрмәт итеп карыйлар. Россия безгә гуманитар ярдәм җибәрде: медикаментлар, җиһазлар, табиблар… Итальяннар бик рәхмәтле сезнең илгә, Россиянең рейтингы нык күтәрелде хәзер.

Бөтен дөньяны камап алган инфекциядән соң, дөнья әз генә булса да үзгәрер микән, кешеләрнең тормышка карашы хәзерге кебек үк булмас кебек…

Әллә ни үзгәрмәячәк, дип уйлыйм. Италиядә медицина начар булуын аңлап, яңа система барлыкка килсә иде. Аннары әлеге катлаулы ситуациядә Италиягә беренчеләрдән булып Евросоюз да, Германия дә ярдәм кулы сузмады, саклык битлекләре Кытайдан килде, Россия үзеннән шактый ярдәм күрсәтте.

Италия Евросоюздан аерылырга тели. Халык күпме салымнар, иминият кертемнәре түли, ә медицина аяныч хәлдә. Италиянең шуңа Европадан чыгу теләге арта. Итальяннар нык ачулы бу хәлгә. Евросоюз — Европа берлеге түгел, ихтыярсыз бердәмлек кенә. Берлек булгач, бер-берсенә авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиешләр. Ә монда башкача килеп чыкты: башка илләр ярдәм кулы сузды, Европа мыштым гына утыра бирде.

Евросоюз — Европа берлеге түгел, ихтыярсыз бердәмлек кенә. Берлек булгач, бер-берсенә авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиешләр. Ә монда башкача килеп чыкты: башка илләр ярдәм кулы сузды, Европа мыштым гына утыра бирде.

Ә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, милли гадәтләр шул килеш калыр микән?

Итальяннар ничек үбешеп, кочаклашып исәнләшкән булсалар, алга таба да шулай дәвам итәчәк, дип уйлыйм. Бәлки, гигиенага мөнәсәбәт үзгәрер. Глобаль планда ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Митинглар да, пикетлар да, «Салымнарны кая куясыз?» — диюче дә булмаячак. Итальяннар үзләре дә шаяра: үзебездәге көчне футболга бирү урынына, ришвәтчелек белән көрәшкә юнәлдергән булсак, Италия күптән чәчәк атар иде, диләр. Алар үзләре барысын да яхшы аңлый.

Әлеге инфекцияне кемнәрдер Америка, кемнәрдер Кытай уйлап чыгарган, ди, Италиядә андый сүзләр йөриме?

Итальяннар арасында кытайлыларга карата тискәре фикер юк. Америкага карата да. Американы яраталар, хөрмәт итәләр. Шуңа да андый фикерне бер генә тапкыр да ишетмәдем.

Россиядә кешеләрнең берсе «бернинди чир юк, телевидениене азрак карагыз» диләр, икенчеләре төшенкелеккә бирелгән, «үләбез» дип куркалар…

Хакыйкать — урталыкта. Россиянең бер табибы шундый фикер әйткән иде: «Бер яктан, эпидемия грипптан әллә ни куркыныч түгел, грипптан ел саен дөньяда күбрәк кеше үлә, икенче яктан, таралу тизлеге искитмәле дәрәҗәдә зур. Күрелгән чаралар барысы да акланган». Мин «заговор теориясе» дә булырга мөмкин дип уйлыйм: предприятиеләрне бетерү, санкцияләр җибәрү, икътисадны какшату. 

Мин «заговор теориясе» дә булырга мөмкин дип уйлыйм: предприятиеләрне бетерү, санкцияләр җибәрү, икътисадны какшату.

Хәзерге сум һәм коронавирус кризисы дөньякүләм җитештерү кризисы белән бер вакытка туры килде. Шуңа да «заговор теориясе» яклымын.

Дөньяда әллә нинди грипплар бар бит, һәрберсен дә шулай күпертеп була микән?

Эбола гриппыннан үз вакытында коронавируска караганда күбрәк кеше үлгән. Ел саен төрледән-төрле вируслар чыгып тора. Алардан да бик оста файдаланып була. Хакыйкатьне беркайчан да без белмәячәкбез.

Бүген кибетләрегездә ризыклар җитәрлекме?

Барысы да яхшы. Бер кибеттә бәрәңге юк иде, икенчесендә табылды. Кибеткә азык-төлек китерүчеләр белән генә бәйледер дип уйлыйм. Халык арасында бераз киеренкелек бар, әмма артык курку юк.

Италия татарларының хәле ничек? Алар арасында авыручылар юкмы?

Юк. Италиядә өч меңләп татар бар дип уйлыйм. Күбесе «фейсбук»та утырмый. Бер төркемдә 600 кеше бар. Бер-беребез белән аралашып, бердәм булып яшибез. Татар диаспоралары төркеме дә берничә, шушы көннәрдә генә Римда яшәүче шул төркемнәрнең берсен җитәкли торган Зөһрә белән аралаштым. Май аенда узачак Муса Җәлил чарасына әзерләнеп яталар. Авыру 15 майга кадәр бетсә ярар иде, ди.

Безнең укучыларыбызга, татарларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Әлеге карантин вакытын файда белән үткәрсеннәр иде. Гаиләләре белән булсыннар, балалары белән туйганчы уйнасыннар, телләр өйрәнсеннәр, үзләре өчен башка күп төрле һөнәрләрне ачсыннар. Туктап, мин әле кая барам, минем төп миссиям нинди, дип уйлар өчен яхшы вакыт. Үзем дә телләр өйрәнү белән шөгыльләнәм. Теләсә кайсы катлаулы ситуациянең дә үз плюслары була, вакытны кәефсезләнеп утыруга, юк-барга әрәм итмик.

Әңгәмәдәш — Рәмис ЛАТЫЙПОВ

intertat.tatar

Просмотров: 898

Комментирование запрещено