Коронавирустан үлгән Раил Зариповның энесе: «Абый соңгы 3 көндә сөйләшә алмады…»

98u-ylysPgAКоронавирус дигән куркыныч чир кызганычка татарга да килеп җитте. Татарның да ниндиенә әле — нык рухлы, милләтпәрвәр, «типсә — тимер өзәрлек» улын егып салды. Оренбургның Бузулук шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, «Байтуган сервис компаниясе» нефть предприятиесе генераль директоры  Раил Зарипов арабыздан китеп барды.

57 яшьлек Раил Зарипов чыгышы белән Самара өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл өчен җан атып, аның киләчәген кайгыртучы Зариповлар нәселен биредә һәркем белә. Бүгенге көндә Раил Зариповның энесе Айдар абый Яңа Усман авылы җирлеге башлыгы булып эшли. Үзе белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек.

Айдар абый, абыегызда әлеге куркыныч чирнең беренче билгеләре кайчан барлыкка килде? Ничек авырды?

 

Температурасы 37,3-37,4 тирәсе генә булды аның. Тамак тырный, дигән.

Европадан кайтканга, озак көттермичә, тикшеренергә булды.

Коронавирус икәнен кайчан расладылар? Озак авырдымы?

17 мартта хастаханәгә салдылар, диагнозы кызганыч, расланды.

Ничек курыкмыйча, дөньяда шундый афәт йөргәндә, Европа буенча сәяхәт кылырга чыкты икән…

Анысын үзе генә беләдер инде…

Хастаханәдә вакытта элемтәдә тордыгызмы?

Әйе, башта телефоннан аралашып тордык. Әмма соңгы 3 көндә, 25 марттан 27сенә кадәр, хәле нык авыр иде, инде сөйләшерлек хәлдә булмады.

Якыннарыннан кемнәре калды?

Хатыны, ике малае — Артур белән Равил, оныклары… Уллары, әтиләре белән бергә, шул юнәлештә эшли.

Әле гаиләсе дә карантиндадыр? Аларның хәлләре ничек?

Әйе, карантинда. Аларның барысы да яхшы. Иртәгә Оренбургтагы улының карантин вакыты чыга, тагын бер көннән соң — калганнарыныкы…

Кайда җирлисез?

Үзебезнең авылга — Яңа Усманга — әти-әнисе янына җирләячәкбез, Алла боерса.

Интернетта «яндыралар икән», «табутта җирләячәкләр» дигән хәбәрләр чыкты, димәк, мөселманча җирләргә мөмкинлек булмаячак?

Капсула кебегрәк җайланмада алып кайтачаклар бугай. Әлегә ничек-нәрсә икәнен ахырга кадәр үзебез дә белмибез, иртәгә барысы да билгеле булачак. Бик аз кеше катнашында гына, якын туганнар белән генә озатырга куштылар.

Үзегез абыегыз белән кайчан соңгы тапкыр күрештегез?

4-5 ай элек. Узган ел әнисе үлде абыйның, шуңа кайтуы сирәгрәк иде, телефоннан гел аралашып тордык.

Раил абый авыл өчен бик күп эшләр эшләгән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, дип беләбез…

Әйе, авылга нык ярдәм итеп килде. Иске мәчетне капиталь төзекләндерде. Авылдагы бөтен төзекләндерү эшләрен башкарды, юллар салды, күпер төзетте. «Байтуган сервис компаниясе» нефть предприятиесе авылдагы 200ләп кешене эшле итте.

Бик зур югалту, авыл өчен дә, безнең гаиләбез өчен бигрәк тә…

Айдар әфәнде абыйсының хатынын һәм балаларын борчымавыбызны үтенде. Аларның болай да борчулы чаклары, өстәвенә карантинда, диде ул.

Просмотров: 1709

2 комментариев

  1. Соболезнования родным и близким

  2. Авыр туфрагы жинел булсын, Раильнен. гаилэсенэ сабырлыклар бирсен, Аллакаем!