Милләтебез язмышы — яшьләр кулында

БезымянныйӨлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә 30 ел тулды. Оешма өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрен, ана телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Шул дәвердә милли хәрәкәт аша йөзләгән кеше узды. Өлкәннәргә алмаш буын да үсеп килә. Яшьләребез нинди эшләр белән янып яши? Аларны нинди проблемалар борчый? Шул турыда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова белән сөйләштек.

265,03516- Фәрзәнә, сине “Туган тел”  баласы, дип әйтеп тә буладыр. Әти-әниең Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар — шушы оешма активистлары. Фәрхәт абый (урыны оҗмахта булсын) соңгы көненә кадәр милли тормышта кайнап яшәде. Аны оешманың яшьләр түгәрәге җитәкчесе буларак та белә идек. Бүген аның эшен син дәвам итәсең.

- Әйе, үземне белгәннән алып, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларда, төрле бәйгеләрдә катнашам. “Милләтебез язмышы — яшьләр кулында”, — диләр, шуңа әти дә үсеп килүче буын белән эшчәнлеккә зур әһәмият бирде. Аның тирәсендә тупланган студентлар берсеннән-берсе кызыклы Нәүрүз бәйрәме, шигърият, җырбию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май кебек бәйрәмнәр, “Яшь зыялылар клубы” утырышлары оештыралар, Сабан туйларына балалар һәм яшьләр мәйданчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыралар иде.

- Ә бүгенге яшьләрне татар оешмаларына нәрсә белән җәлеп итеп була?

- Әлбәттә, замана үзгәрә, бүгенге яшьләр мәнфәгатьләре дә башка. Моны истә тотып, без дә заманча чаралар уздырырга тырышабыз. Мәсәлән, күптән түгел “Мафия”, “Татар дозоры” уеннары уздырдык. Бу чараларда бүлекчә әгъзалары гына түгел, башкалар да бик теләп катнаштылар. Димәк, оешмабызга яңа кешеләр килер, күбәербез, дигән өмет туа.

Атнага бер өлкә Халыклар дуслыгы йортында җыелып, кызыклы темаларга сөйләшәбез, фикер алышабыз. Әниләр көненә, Бөек Җиңү бәйрәменә карата концертлар куябыз, Нардуган (Чыршы бәйрәме) уздырабыз. Өлкә Сабан туенда, балалар мәйданчыгы оештырып, көнозын балаларның һәм яшьләрнең күңелен күрү традициясен дә дәвам итәбез. Соңгысын — “Татар дозоры“н татар тарихлы урыннардан квест-уен уздырдык. Әлбәттә, бу чараларны оештыруда һәм уздыруда әнием Альбина ярдәм итә. Моның өчен аңа зур рәхмәт.

- Иң активлар Татарстан яшьләр лагерьларына юлламалар белән бүләкләнәме?

- Әйе, Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге белән без тыгыз элемтәдә. Ел саен дистәгә якын активистларыбыз “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда ял итеп, татарча сөйләм телен камилләштерә, халкыбызның милли хәзинәләре белән таныша, тарихын барлый. Ә “Яшь лидерлар” мәктәбендә төрле лекцияләрдә, гамәли дәресләрдә, «түгәрәк өстәл»ләрдә катнашабыз, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашабыз.

Әлеге чара лидер балаларда милли үзаңны, халыкның гореф-гадәтләрен һәм телен тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә.“Идел” үзәге уздырган “Татар яшьләре көннәре”н, “Татар лидеры мәктәбен” дә көтеп алабыз. Ул төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләребезгә үзара тәҗрибә уртаклашу, төрле регионнарда уза торган проектлар белән танышу мәйданы булып тора.

Ә Татарстанның “Сәләт” лагеры илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар балаларын берләштерә, аларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Самарлылар үз кызыксынулары буенча бу лагерьның төрле аланнарында ял итәләр.

1032156Безымянный332 Безымянный33

- Фәрзәнә, бу чараларда башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләрегез белән дә аралашасыз. Бүгенге татар яшьләрен нәрсә борчый?

- Иң зур проблема – ул тел мәсьәләсе. Кызганычка, яшьләрнең күбесе ана телендә сөйләшергә оялалар. Хәтта татар авылларында туып-үскән егетләр-кызлар да, шәһәргә килгәч, рус телендә генә сөйләшә башлыйлар. Бу — бик күңелсез хәл. Яшьләрдә татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләрен милләт язмышы борчый, шуңа без үсеп килүче
буынны татар гаиләләрен корырга, балаларны кечкенәдән үк милли рухта тәрбияләргә өндибез. Татар яшьләре үз милли-мәдәни традицияләрен югалтмасын иде.

- Фәрзәнә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең бүгенге актив яшьләре белән таныштырып китсәң иде.

1- Иң активлары – ул Илнур Биккулов, Юлия Кәрипова, Диана Белякова, Ильмира Мәҗитова, Ляйсән Гәләүтдинова, Марат Төхвәтуллин, Айрат Сәлимов, Ильфат Мәҗитов һәм Җәмилә Шәрифуллина. Аларның кайсыдыр — студент, кайсыдыр инде — хезмәт кешеләре. Шулай да егетләр-кызлар барлык чараларны оештыруда һәм уздыруда актив катнашалар.

- Фәрзәнә, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сиңа, фикердәшләреңә, гомумән, өлкә “Туган тел” оешмасына киләчәктә дә зур уңышлар телибез. 

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (25), октябрь-декабрь, 2019 ел.

Просмотров: 932

Комментирование запрещено