Россия Пенсия фонды иң әһәмиятле оешмаларның берседер, мөгаен. Аның дөрес һәм җайга салынган эше җәмгыять тормышына тыгыз бәйле. Бүгенге көндә Россия Пенсия фонды бүлекләре хәтта илнең иң ерак почмакларында да урнашкан. Шуңа да карамастан, бу оешма хезмәткәрләренең эше артканнан арта бара һәм төрле сораулар белән килгән халыкка бик күп вакытны чиратта уздырырга туры килә. Фондка килүчеләрнең пенсия яшендәге кешеләр булуын исәпкә алып, күп кенә дәүләт оешмалары электрон документ әйләнешенә күчә бара. Мәсәлән, Пенсия фонды үзенең сайтында һәр кеше өчен шәхси кабинетлар булдырды. Бу кабинетларда кергән пенсияләрне күзәтеп барырга, белешмә мәгълүматлар алырга була.
Сервис белән идарә итү гади итеп оештырылган. Шуңа олы яшьтәге пенсионерлар, өйдән чыкмыйча гына шәхси кабинет ачып, Пенсия фонды күрсәткән хезмәтләрдән файдалана алалар.
Ә хәзер бу шәхси кабинетларның нинди сорауларга җаваплар бирә алуын һәм нинди уңайлыклар тудыруын ачыклыйк. Беренчедән, биредә хезмәт стажыңны, булачак пенсияңнең иминият өлешендә тупланган акча күләмен, алып торган хезмәт хакың һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүматлар бар. Шулай ук пенсиягә чыгу вакыты килеп җиткәч, гариза язарга, белешмәләр җыю өчен заказ бирергә була. Пенсия фондына барырга кирәк булса, үзеңә уңайлы көнгә язылырга мөмкин. Димәк, чиратта басып торырга туры килмәячәк.
Пенсия фонды сайтында, социаль тәэминатка дәгъва итүче кешеләрнең категорияләренә карап, тиешле түләүләр күләме хакында язылган бүлек тә бар. Булачак пенсия күләмен төгәл билгеләргә мөмкинлек бирүче калькулятор шәхси кабинетның тагын бер өстенлеге булып санала. Исәп-хисап ясау өчен булачак пенсионерның җенесе, яше, хезмәт стажы, хезмәт хакы турында мәгълүмат кертелә һәм «исәпләү» төймәсенә басарга гына кала. Булачак пенсионерларга пенсиянең якынча күләмен алдан белү файдалы, минемчә.
Шулай итеп, шәхси кабинет бик күп файдалы мөмкинлекләре булган хезмәт күрсәтү системасы, дип уйлыйм. Сервис даими рәвештә яңартылып, кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килеп тора. Начар күрүчеләр өчен махсус версия дә булдырылган. Кирәк булса, шрифт зурлыгын, экранның контрастлыгын сайларга яисә тавыш ассистентыннан файдаланырга мөмкин.
Пенсия фонды сайтында теркәлү һәм шәхси кабинет булдыру буенча тулы инструкция дә бар. Хөрмәтле укучыларыбыз, цифра технологияләрен, компьютерларны үзләштерергә курыкмагыз. Бу бик уңайлы һәм шактый гына вакытыгызны, нервыларыгызны, энергиягезне саклап, башка файдалырак эшләр эшләргә мөмкинлек бирә.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 808