Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: Милләт яшәсен өчен милли үзаңны үстерү кирәк

Шириязданов

«Тел югала, милләт  югала!» – дигән зар-елаулар белән дә дөнья тулган. Ә без үзебез моны булдырмас өчен ниләр эшлибез, нинди чаралар күрәбез соң? 

1990нчы еллардагы милли һәм дини күтәрелеш вакытында халыкта киләчәккә якты өметләр туды. Нәтиҗәдә зур-зур проектлар тормышка ашты. Самар шәһәрендә «Туган тел» татар милли-мәдәни җәмгыяте барлыкка килде. Европада иң зурлардан саналган мәсҗид төзелде. «Яктылык» татар мәктәбе булдырылды. Халкыбызның олы бәйрәмнәрен үткәрүләр тормышыбызга әйләнеп кайтты, һәм башка күп эшләр эшләнелде.

Шул заманнан 30 ел вакыт узды. Ул дәвердә милләтне кайгыртып, аны әйдәп барган эшлекле катлам кешеләре дә картайды, һәм күбесе инде бакыйлыкка күчте. Хәзерге заман шартларында
яңа буын үсте. Бүген аларның үз балалары – икенче буын үсеп килә. Алардагы милли хисләр хәзер бөтенләй сүнгән, дип әйтеп булмый. Араларында әле, аз булса да, милли җанлы, әхлакый тәрбия алган яшьләр дә бар.

Ни кызганыч, алар саны әлегә бик аз шул. Ниһаять, соңгы вакытта «милли үзаң» дигән төшенчә
акрын гына телгә алына башлады. Бу нәрсәне аңлата һәм нинди әһәмияткә ия соң?

Моны бары тик узган гасырларда яшәгән ата-бабаларыбыз язмышын, алар булдырган данлыклы
тарихыбызны ачыклап караганда гына, белеп һәм аңлап була. Алты гасыр дәвамында коточкыч басым астында да югалмыйча, татарлар, милләт буларак, сакланып килгәннәр. Моның өчен алар үз динен, милли үзаңын җаннарыннан да кадерлерәк саклап, батырларча көрәшкәннәр һәм үлемгә дә барганнар.

Бу серле «милли үзаң» төшенчәсенең асылын аңлар өчен, иң элек, «милләт» һәм «үзаң» сүзләренең аңлатмасын белергә кирәк.

Милләтне шушы дүрт төшенчә берләштерә һәм бер бәйләмдә тота. Аны кешеләр төялгән тормыш арбасы итеп күз алдына китерсәк, шуны тәгәрәткән дүрт тәгәрмәчнең берсе генә ватылса да, арбаның ни хәлдә калуы аңлашыла. Хәзерге көндә милләтебезнең тарих тәгәрмәче
урланган, аны башкалар бозып-ватып кулланалар. Милләтебез бүген таралу хәлендәге сөйрәлеп барган арбаны хәтерләтә түгелме?!

Ул бишек җырлары, әби-бабаларыбызның догалары, әти-әниләребезнең тормыш үрнәкләре, данлыклы тарих белән горурлану, мәдәнияебез белән хозурлану нигезендә барлыкка килгән дөньяга караш дисәк тә, бу фикер әле тулы булмас иде. Кешенең милли үзаңы – ул аның үзе туганчы ук, ата-анасы, әби-бабасы, алар яшәгән җәмгыятьнең дөньяга карашыннан, аларның изге ниятләре йогынтысында ук ярала башлый. Ә милләтне һәм халыктагы милли үзаңны дөрес юлга салырлык көч бармы соң?! Бар. Ул – дин. Аны белеп, урынлы кулланганда гына, ул җәмгыятебезнең мәрткә киткән милли үзаңын да уята алачак. Хәзер милләт арбасының икенче тәгәрмәче – тел дә ватылу хәлендә. Аны бөтенләй ватар өчен яннан таяк тыгып, суккалап-бәргәләп тә торалар.

Менә хәзер: «Тел югала, милләт  югала!» – дигән зар-елаулар белән дә дөнья тулган. Ә без үзебез моны булдырмас өчен ниләр эшлибез, нинди чаралар күрәбез соң? Балаларның әти-әниләре, әби-бабалары сабыйларының колагына бишек җырлары җырлап, туган телдә әкиятләр сөйлиләрме, үзара ана телендә матур итеп аралашалармы? Татар телендә балалар өчен чыгарылган матур журналлар яздыралармы, китаплар алалармы? Аларда үз баласында чын татарлык хисе тәрбияләү теләге бармы? Бала үстерүче кешегә мондый сораулар бирсәң, ул сиңа нинди күзләр белән карар иде икән соң?!

Ни кызганыч, милләтебез, телебез хәзер юлын, кыйбласын югалткан сукбай хәлендә. Гаиләдә әле ниндидер милли тәрбия чаткылары булса да, балалар бакчасында аны сүндерү өчен тәрбиячеләр бар куәткә тырышалар. Андагы тәрбия эшләре рус телендә, гореф-гадәтләрдән читтә бара шул. Ә мәктәп балаларына чын тарихыбызны җиткерү түрында сүз дә булуы мөмкин түгел, чөнки укыту рәвеше хәзер милләтебезне юк итү форматына көйләнгән. Ата-аналарның күбесе ана телен өйрәнүне бөтенләй кирәксез, дип саныйлар.

Монда кешеләрнең милли үзаңы югалган, дип әйтү дә тулы фикер булмастыр. Чөнки ул очракта әле югалганны торгызып була. Хәзер кешеләрнең үзаңы милләткә каршы якка борып куелган. Бу
милләткә янаучы коточкыч зур фаҗига түгелме соң?!

Халык хәзер шулкадәр куркынган, бихисап ялганнардан, алдаулардан башы әйләнгән. Башта безне бер бәйләмгә туплап, бер юнәлештә генә уйларга өйрәттеләр. Хәзер, туздырып, таркаттылар һәм, халыкны саташтырып, фикерләү юлларыннан бөтенләй бутадылар.

Җәмгыятебез хәзер үзенең куркыныч чирле икәнен белеп тә, терелергә теләмичә, киләчәген кайгыртмыйча, җырлап-биеп, күңел ачып йөргән кешене хәтерләтә.

Аккан су гына саф һәм файдалы була ала, агым туктаса – ул тончый, сазлана. Хәзер яшәешнең чишмә башы булган авыллардагы тормыш агышын туктату өчен ниләр генә эшләнелми. Ә авыллар һәрвакытта халыкның тәрбия һәм телне, милләтне саклау плацдармы булган бит.

Элгәре татар халкының төп өлеше авылларда тупланган булганга, аның хәлен иң алдынгы фикерле, милли җанлы катлам кешеләре кайгыртканнар. Казан ханлыгы алынгач та, алар ике йөз ел буена барган азатлык сугышларын җитәкләгәннәр. Байлыгын, малын тартып алсалар да, алар, чукынмыйча, үз халкын, үз милләте язмышын кайгыртып, үлемгә дә барганнар. Шуңа күрә татарлар халык булып сакланган, югалмаган. Хәзер авылда үскән бар булган укымышлы, сәләтле һәм киң мөмкинлекләре булган кешеләр аннан читтә яшиләр. Авыллар картая, күбесе юкка чыга бара. Алардагы тормыш сүнмәсен, милләт саклансын өчен менә шундый катлам кешеләренең кайгыртучанлыгын булдыру кирәк. Бу исәптән Ульян өлкәсе һәм Чувашстан татарларының милли хәрәкәт эшчәнлегеннән үрнәк алып, аларның эш тәҗрибәсен кулланырга була.

Авылларда телебезнең, милләтебезнең аяныч хәле өчен әрнешкән, аны кайгыртучы кешеләр бар. Тик аларны рухландырып, оештырып, юнәлеш биреп һәм ярдәм күрсәтеп тору гына кирәк.

Әлбәттә, бу эшне райондагы мәгариф, мәдәният һәм оештыру бүлекләре белән тыгыз элемтәдә, җирле үзидарә органнары ярдәме һәм теләктәшлегендә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Шулай булмаганда, кайгырту сүзләренең тәэсире – бушлыкка аткан туп  ядрәләре кебек.

Бу юлда үзебезнең дә берникадәр тәҗрибәбез бар. Ул – туктатылган татар теле дәресләрен укытуны башлап җибәрү. Милли үзаңны булдыру юлындагы икенче зур һәм авыр мәсьәлә – чынбарлык тарихыбызны халыкка җиткерү. Бу — бик авыр, ләкин тормышка ашырып булырлык гамәл. Ни кызганыч, хәзер бик күпләр үз нәселенең, авылының һәм халкының тарихын белми. Иң аянычы – белүне кирәксенмиләр дә, чөнки ялган тарих тәэсирендә кимсенеп, аны телгә алырга да куркынып, чирканып яшиләр.

Кешегә үз милләтенә тартылу, туган телен, гореф-гадәтләрен зурлап, үз милләтең белән горурланып яшәү өчен чынбарлык тарихны белү кирәк. Моны белми торып,  кеше күңелендә милләтенә карата изге хисләрнең уянуы бөтенләй мөмкин түгел.Әлбәттә, меңнәрчә еллык тирән
тарихыбызны тиз арада гына өйрәнеп булмый. Кешедә моңа башта кызыксыну уятырга, аннан
соң инде аңа тарихны тирәнрәк белү мөмкинлекләре тудырырга кирәк.

Бүгенге көндәге иң зур фаҗига – ул югары укымышлы кешеләрнең һәм интеллектуаль катламның да милләтебез тарихын бөтенләй белмәве. Бәлки, моны күпләр авыр кабул итәр. Тик бу – ачы хакыйкать. Татар тарихын белгән саен, ул тирәнгәрәк, төпкәрәк тарта. Ул иксез-чиксез һәм кешелек яралган заманнарга барып тоташа. Монда искитәрлек нәрсәләр табыла. Юкка гына гыйлем алу турында: «Инә белән кое казы, табарсың алтын базы!» – дип әйтелмәгәндер шул. Боларны күбрәк белгән саен, караңгылыктан чыккандагы кебек, күз чагылып, баш әйләнеп
киткәндәй була. Тиз генә кабул итеп булмый торган нәрсәләр дә очрый. Ләкин тора-бара барысы да бер эзгә баса. Нәтиҗәдә, фикерләү офыгы киңәя, дөньяга караш үзгәрә. Күп ялганнар ачыклана. Күбрәк белгән саен, никадәр зур байлыгыбызны – дәүләтчелегебез белән бергә тиңе булмаган бай тарихыбызны югалтканны аңлыйсың. Күп нәрсә ачыклана.

Мәсәлән,
• дөньядагы барлык илләрнең дә дәүләт төзү принцибы төркиләрдән алынган;
• хәзер яһүдләрнең «Даут йолдызы» («Звезда Давида») – төркилек билгесе;
• «Тора» дини кануннары иң борынгы төркиләргә җибәрелгән;
• борынгы төрки һуннар юлбашчысы Атилла Европа, Азия, Африка илләрендә бар булган дәүләтләрне төзеп, аларда тәртип урнаштырган;
• Булгар дәүләтендә бөтен илләрдән җыелган принцлар мәктәбе (школа принцев) булып, анда булачак ил башлыклары, галимнәр тәрбияләнгән;
• төркиләр, империяләр корып, меңнәрчә еллар дәвамында цивилизацияләр булдырган;
• булгар һәм төрек төшенчәләре аерылмаган, алар төрек-булгарлар, дип аталган;
• хәзерге вакытта аерылган төрек, булгар һәм татар тарихы – ул катлаулы, ләкин аерылгысыз, бербөтен тарих;
• татарлар яисә төрек булгарлар  бөтен дөнья күләмендәге сәүдә юлларын үз кулларында тотканнар, моны иң көчле, гайрәтле дәүләтләр генә булдыра алган;
• әле 19нчы гасырга кадәр дә Англиядәге бөтендөнья сәүдә биржасында татарлар маллар һәм малчылык продукцияләре хакларын үзләре куйган, ягъни бу өлкәдә «законодательләр» булганнар;
• татарларның затлы милли киемнәренә, бизәкләренә Париждагы күргәзмәләрдә югары бәя бирелгән;
• татар-булгар галимнәренең фәнни хезмәтләре әлегәчә бөтен дөнья күләмендәге Ислам югары уку йортларында төп уку әсбаплары итеп кулланыла;
• төркиләр һәрвакытта кешегә бәяне аның байлыгына, алтын-көмешенә карап түгел, кылган эшләренә, гамәлләренә һәм кешелек сыйфатларына карап биргәннәр;
• татар-булгарлар — дөньяда иң гыйлемле булып танылган халык, чөнки төрле язмалар аларның
беләзекләрендә, йөзекләрендә, гаскәриләрнең шлемнарында, өй кыекларында, бөтиләрдә, таш кыяларда төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклау чаралары булып саналган (обереги);
• укый-яза белмәгән кеше «санлы» булып саналмаган;
• татар-булгарлар борынгыдан «санлы» халык булып, унлыкларга, йөзлекләргә, меңлекләргә
бүленгән; һәр кеше үз санлыгын, ә һәр санлык төркеме – үз кешесе, үз халкының язмышын кайгырткан;
• татарлар гасырлар буена рус дәүләте дипломатиясен, аның сәүдә һәм сәяси эшчәнлеген алып
барган.

Мондый безгә таныш булмаган һәм әлегә әкият, уйдырма булып тоелган хәбәрләр, вакыйгалар турында күп сөйләп була. Боларны чынлап, күңел белән кабул итү өчен чынбарлык тарихыбызны белергә кирәк шул.

Төркиләр – хыялга, моңга бай халык. Аларның әкиятләре, риваятьләре (легендалары) да тормышчан һәм гыйбрәтле. Алар үз тормышларын да әкияттәй матур, нәтиҗәле итәргә тырышканнар.

«Кайдан килгән татар-булгарларга мондый дан һәм шөһрәт, моның сере нидә?!» – дигән сорауга җавап бер – ул борынгы бабаларыбызның милли үзаңына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән төркилек сыйфатларына бәйләнгән.

Төркиләрдә кем үз гомерендә никадәр күбрәк батырлыклар, изге эшләр башкарса, аның нәселе дә шуның кадәр затлы һәм озын гомерле булган. Һәркем үз нәселе тарихыннан гыйбрәт алып, үзенең дәвамчылары йөзенә кызыллык китермәскә, аның белән горурланырлык итеп яшәргә тырышкан.

Төркиләрнең ныклыгы, меңләгән елларга сузылган даны аларда булган милли үзаңның күкрәп торуына бәйләнгән. Боларны уйлаганда: «Аерылганны аю ашаган, бүленгәнне бүре ашаган», – дигән мәкаль искә төшә. Бүгенге көндә милләтебез аерылган да, бүлгәләнгән дә. Аны тотып ашарга әзер торучылар да күп. Моның сәбәбе – милли үзаң югалу бәласе.

Берләшкәндә нинди зур эшләр башкарып булуын әле борынгы заманнар үрнәгеннән башка, «Туган тел» оешмасы эшчәнлеге тарихын күзаллаганда да күреп була. Кызганыч ки, Татарстан
күләмендә дә әлегә милләт стратегиясенең очы күренгәне юк. Аннан көтеп ятмыйча, моны бул-
дыруны үзебезгә уйларга кирәк. Төрле юнәлештәге көчләрне берләштергәндә генә, ниндидер
уңай нәтиҗәләргә ирешеп буласын аңларга да вакыттыр.

Чувашия татарлары эшчәнлеген алсаң да – ул бер дигән үрнәк. Алар мөфтият тирәсендә берләшеп, уңай тормыш алып баралар. Җирләре бүлгәләнмәгән. Алар мәхәллә даирәсендә аны күмәк эшкәртәләр һәм табыш алалар. Һәр авылның үз хезмәт юнәлеше, ләкин алар кооперацияләшкән. Җәмгыятьтәге тәртип монда Булгар патшалыгы чорында булган кебек, социаль нормаларга нигезләнгән. Бар нәрсәне дә халык үзе хәл итә.

Тарихка күз салсак, 1861 елга кадәр татарлар мәхәллә тирәсендә берләшеп, социаль тормыш алып барганнар. Татарларда беркайчан да «крепостное право» булмаган. Бу бит – каты басым астындагы хәл!

Татар җәмгыятенең ныклыгын таркату хәрәкәте Рюриклар дәүләтчелегендә башланса да, 1861 елдагы реформа аңа нык зыян китергән. Укымышлы һәм югары әхлаклы, халык үзе сайлый торган җитәкчеләр, тарханнар урынына урыс хөкүмәтенә хезмәт итүче старшиналар, старосталар, урядниклар, сотниклар, десятниклар билгеләнгән. Аларга әхлак нормалары белән чикләнмәгән хокук (власть) бирелгән. Татарның үз-үзен ашавы менә шунда ныгытып башланган да инде.

Төркиләрдәге бердәмлекне үзәккә омтылдыручы көч (центростремительная сила) тәшкил иткән. Төрле кабиләләр, нәселләр бер көчле нәсел, катлам тирәсенә үзләре тартылганнар. Күп нәрсәне бергәләп җыеннарда күмәк хәл иткәннәр.

Ә хәзер безнең җәмгыятебездә болай фикер йөртү сәләте бөтенләй юкка чыкканмы икән?! Бәлки, үрнәк алуны безгә кабиләләр чорыннан ук башларга кирәктер?!

Мөмкинлекләрне, көчләрне берләштерү юллары бүген дә бар. Аларны, җыелышып, барларга, хәрәкәт итәргә кирәк. Киләчәктә мондый мөмкинлекләрнең, иреклекләрнең булмавы да мөмкин. Ишекләр ябылганчы аларны кулланып, милләтне югалудан саклау чараларын күрсәк
иде. Әлбәттә, моңа зур теләк, тәвәккәллек һәм хәрәкәт итү кирәк. Моның өчен, иң элек, төрки татар-булгар бабаларыбызда булган тормышчанлык, тәвәккәллек, батырлык серләренә төшенеп, шулар үрнәгендә фикер йөртергә өйрәнергә иде.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (25), октябрь-декабрь, 2019 ел.

Просмотров: 1133

Комментирование запрещено