Ким Миңнуллин: «Җыр сәнгате — җыр тыңлау гына түгел, милләтне саклау мәсьәләсе дә»

0173Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллинның татар җыры сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядәге чыгышы.

Матбугатта җыр тарихы өйрәнелмәгән дигән фикерләр укыдым. Бу белеп әйтелгән сүз түгел. Җыр тарихы музыка һәм шигърият ягыннан шактый өйрәнелгән. 2000 елларга кадәр ул эзлекле рәвештә өйрәнелеп килде.

Шәхсән үзем сиксәненче-туксанынчы елларда актив җыр сәнгате белән шөгыльләндем. Ул вакытта җыр-музыка өлкәсендә бердәнбер белгеч тә булганмындыр бәлки: бу темага диссертация яздым. Үткән гасырның егерменче елларыннан башлап, туксанынчы елларның уртасына кадәр профессиональ җырларны барлап чыккан картотекам бар иде. Анда өч меңнән артык җыр тупланган. Музыка аша җәмәгатьчелеккә җиткерелгән шигъри текстлар турында сүз бара. 1998 елда «Шигърият һәм җыр» дип аталган китабым да чыкты.

 

2000 еллардан башлап бу тема тиешле дәрәҗәдә эзлекле өйрәнелмәде. Мин аның сәбәбен җәмгыятьтәге үзгәрешләрдә — хокуксызлыкка таба баруда, закончалык принциплары бозылуда күрәм. Бу җыр сәнгатенә дә тәэсир итте. Бөтен бер юнәлеш «самотекка» куелды, үзе булдыра алганча яшәүгә күчте. Эстрада — тәртәдә тотып тора торган юнәлеш тә түгел. Дәүләт өчен бу катлаулы эш.

Мин фәнни эшемдә җырны сүз сәнгате буларак карадым. Җыр сәнгатенә килгән шагыйрьләр — Әхмәт Ерикәй, Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйнашевалар — шушы принцип белән яшәделәр. Бу буын башта шигърияткә килде, шигърияттә үз сүзен әйтеп, аякка басып, җыр сәнгатенә килде. Бу – дөрес юнәлештә үсә торган юл.

Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким җырны лирик поэзиянең югары бер формасы дип атады. Атаклы шагыйребез Илдар Юзеев: «Шигърият үзе җыр», — дигән иде. Сүз сәнгате буларак җыр дигән мәсьәләгә бүгенге көндә дә шулай якын килү кирәк дип исәплим.

Ни кызганыч, бүгенге көндә без сәхнәдән шигъри образлы сүз югала баруын күрәбез. Ул көйгә ярдәм итә торган жанр буларак карала башлады.

Җыр сәнгатендә халык белән эшләү мәсьәләсе дә бар. Без «Халыкка ошый», дибез, «Концертка яратып йөри бит», дибез. Бу җәһәттән Илдар Юзеевның сүзләрен китерәсем килә. «Әйе, сәнгать кешесе халыкка хезмәт итә. Әмма ничек хезмәт итәсең бит! Тукай белән Сәйдәш халыкка хезмәт итәм дип, алар артыннан гына ияреп барса, шигъриятебез дә, музыкабыз да беркайчан да шундый югарылыкка күтәрелә алмас иде. Югары сәнгать һәрвакыт халыктан алдан барырга һәм халыкның рухын чагылдырырга тиеш», — дигән иде Илдар Юзеев 1994 елда.

«Бүгенге көндә без нәрсә эшләргә тиеш? Нинди юл белән барырга?» — дигән сорау ул вакытта ук туган иде. Күренекле композиторыбыз Ренат Еникеев милләтебезне савыктыруны яшь буынны тәрбияләүгә бәйләп карады. «Безнең өчен бердәнбер юл – белемле кадрлар әзерләү, баланың башын төрле стильләр белән тутыру кирәкми, үскәч ул аны үзе сайлар», — дигән иде. Ренат Еникеев музыка мәктәпләре юнәлешен ныгытырга кирәклеген әйткән иде.

Бүгенге көндә җырчылар белән интервьюларда аларның фикер сөрешенә, дөньяга карашларына игътибар итәм. Ни кызганыч, әлеге әңгәмәләрдә уку-укыту, белем алу темасына бер генә сүз дә укып-ишетеп булмый. Безнең җырчыларыбыз Стәрлетамак культпросвет училищесын, Арча педучилищесын, Төзелеш институтын, КХТИны, иң яхшы дигәне дә Казан дәүләт университетының татфагын тәмамлаган. Алар моны горурланып әйтәләр. Ә профессиональ юнәлештә белемнәрен ныгыту турында бер сүз дә юк.

Әлеге әңгәмәләрдә шигърияткә, китапка мөнәсәбәт турында эзлекле фикерләр дә күрмим. Соңгы арада шактый популяр бер җырчы егетебезнең әңгәмәсе белән таныштым. Әңгәмәдә белем алу, китап уку турында бер генә сүз дә юк. Журналистлар тиешле сорауны бирә белмиме икән бу мәсьәләдә? Әллә инде сорау бирелеп тә, җавап юкмы?

Без артистларыбызның шәхес буларак формалашуларын, потенциаллары, дәрәҗәләре югары булуын телибез. Алда халык санын алу мәсьәләләре тора. Артистлар бит алар татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә актив рәвештә концертлар белән йөрүче кешеләр. Күбебез барып җитә алмаган төбәкләргә алар бара. Без аларны халык санын алу буенча, телебезне, милләтебезне саклау эшләрендә ничек файдалана алабыз? Без бу хакта уйларга тиеш. Безнең башка чарабыз юк. Җыр сәнгате җыр тыңлау гына түгел, ул милләтебезне саклау мәсьәләсе дә.

Татарстан Фәннәр академиясендә «Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале һәм татар җыр сәнгате: тарих баскычлары, бүгенге торышы һәм үсеш юллары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА.

Просмотров: 808

Комментирование запрещено