Әйдәгез әле, якташыбыз — талантлы автор-башкаручы Роза Мостафиева өчен без дә тавыш бирик!

8J8eM0cJi_sТалантлы якташыбыз — Иске Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Роза Мостафиева «Мәйдан» каналының «Лаеклы хит» хит-парадында катнаша. Җырчының «Каенкаем» дип исемләнгән җырына төшерелгән клип Винарис Илъегет, Ильмира Нәгыймова, Айсылу Габдинова, Алмаз Мирзаянов  кебек эстрада җырчыларының клиплары арасында «көч сынаша».

«Мәйдан» телеканалында «Лаеклы хит» дип исемләнгән хит-парад уздырыла. Тапшыруның алып баручысы Илгәрәй атна саен ун эстрада җырчысының клибын күрсәтеп, җырчыларның шәхси тормышы турында сөйли. Бу юлы хит-парадта Роза Мостафиева да катнаша. Тик аның өчен хәзерге вакытта бик аз тавыш җыелган. Әйдәгез әле, якташыбыз — талантлы автор-башкаручы өчен без дә тавыш бирик!

Тавышлар әлеге ссылка буенча кабул ителә:  https://www.maidantv.com/program/210-likehit

 

Просмотров: 779

Один комментарий

  1. 24 сэгать уткәч тавыш биреп була көн дә. Безнен Ярмәк турында, Юкэле тау турындагы җыр өчен тавыш бирик әле барыбызда.