Дөньяда танылган татар спортчылары онлайн режимда континентара күнегүләр үткәрәчәк

0101Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү һәм берләштерү өчен, Россия Спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә башлап җибәргән «Спорт — тормыш нормасы» чарасына Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән «Демография» милли проектының татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәк.

 

Шәхси Instagram-аккаунтларда live режимында бөтен дөньядан татарлар дәресләр уздырачак:

  • Россиянең атказанган спорт мастеры, фехтовкалау буенча җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры Камилла Гафурҗанова (@milamanzarek) — 3 апрель, 20:00 (мск).);
  • Россиянең спорт мастеры, тхэквондо буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Карина Тищенко (@karina_tishchenko_) — 6 апрель, 14:00 (мск));
  • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, нефть чыгара торган илләр арасында бокс буенча дөнья кубогы җиңүчесе Артур Сөбханкулов (@arthursubhankulov) — 8 апрель, 14:00 (мск).);
  • Россиянең спорт мастеры, каратэ буенча Россия чемпионы Алинә Шишканова (@alinka_shishkanova) — 10 апрель, 14: 00 (мск);
  • Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы, регби буенча 2013 елгы Универсиада ярышлары җиңүчесе Рамил Гайсин (@gaysin_ramil) — 13 апрель, 14:00 (мск).);
  • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча Европа чемпионы Альберт Шәңгәрәев (@albert_ilsyrovich) — 15 апрель, 14:00 (мск);
  • Россиянең спорт мастеры, дзюдо буенча Европа беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры Нияз Билалов (@niyazji) — 17 апрель, 14: 00 (мск).

Live-күнегүләргә ике континентта урнашкан Сан-Франциско, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кушылачак.

Һәр тренировка 1 сәгать чамасы барачак; аның зур өлеше турыдан-туры спорт күнегүләренә багышлана, шулай ук онлайн-дәресләрне алып баручылар тамашачылар эфирына сайлап алына, алар белән аралашачаклар һәм аларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәкләр.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 466

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>