Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре ябыла

0184Согуд Гарәбстанының ике шәһәре — Мәккә һәм Мәдинә хакимиятләр күрсәтмәсе буенча, аерым карар кабул ителгәнче, пәнҗешәмбедән 24 сәгатькә тулысынча ябыла. Шәһәрләргә керү һәм алардан чыгу тыела. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен хәрәкәт итү шулай ук чикләнгән.Аларга бары тик 6:00дан 15:00гә кадәр кертелгән барлык таләпләрне үтәгәндә генә урамда йөрү рөхсәт ителә.

Коронавируска каршы көрәш максатларында шәһәр халкына бары тик медицина хезмәте күрсәтү, дарулар, азык-төлек һәм беренче чират кирәк-яракларын сатып алу өчен генә үзең яшәгән район территориясендә йөрергә рөхсәт ителә.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте вәкилләре 2020 елда зур хаҗ кылу өчен документлар рәсмиләштерергә ашыкмаска куша. Быел хаҗ сезоны 28 июльдән 2 августка кадәр планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 779

Комментирование запрещено