Атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Нәбиулла улы ГАЛИМУЛЛИНга!

ак-каенХөрмәтле Наил әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим.

“Ак каен” халык фольклор ансамбленең җитәкчесе буларак, милли мәдәният өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз һәм башкарып киләсез. Сез җитәкчелек иткән ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте, коллективны татар илендә белмәгән кеше юктыр.

Талантыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 574

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>