Басмада әдип хакында татар һәм төрек галимнәре тарафыннан язылган алты фәнни мәкалә урын алга
Анкарада нәшер ителүче төрки дөньяның әдәбият журналы «Кардәш каләмнәр»нең 4 апрельдә чыккан соңгы саны татар әдибе, журналист Фатих Кәримнең тууына 150 ел тулуга багышланган.
Евразия язучылар берлегенең матбугат органы булган әлеге басмада Фатих Кәрим белән бәйле алты мәкалә урын алган. Аларның авторлары — әдәбият галимнәре Фазыл Гөкчәк, Рамилә Йылдырым, Якуп Өмәроглу, Җиһан Чакмак, Бирсәл Оруч Аслан, теология галиме Ильяс Мифтахов.
Инөнү университеты галимәсе Рамилә Йылдырым «Хәзерге чор татар әдәбиятының үсешендә Фатих Кәрим әсәрләренең роле» исемле мәкаләсендә әдипнең әсәрләрен, язу стилен, геройларын шул чорда иҗат иткән башка язучыларның әсәрләре белән чагыштырып анализлаган.
Әгәй университеты әдәбият галиме Фазыл Гөкчәк Ф.Кәримнең Төркия белән элемтәләрен ачыклаган һәм «Истанбул мәктүпләре”нең ничек язылуын каләмгә алган. Яшь галим Ильяс Мифтахов исә татар әдибенең «Шура» журналындагы эшчәнлеге турында язган. Ф.Кәриминең «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» әсәре Бирсәл Оруч Аслан тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителгән.
«Кардәш каләмнәр» журналының баш мөхәррире, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу мәкаләсендә Ф.Кәриминең журналистлык эшчәнлеген, сәяси карашларын, Төркиягә булган мөнәсәбәтен яктырткан. Мәкаләсен: «Кәриминең эшчәнлеге туган илендә генә түгел, Төркиядә дә җентекле фәнни тикшеренүләргә лаек. Аның тормышы һәм хезмәтләре аркылы ХХгасыр башында Төркия белән төрки дөнья мөнәсәбәтләренең табигатен һәм дәрәҗәсен өйрәнергә мөмкин», — дип төгәлләгән.
Просмотров: 721