Илсөя Бәдретдиновага бу көннәрдә күпләр: «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың? Нигә туры эфирга чыкмыйсың?» дип язалар икән. «Матбугат.ру» ачыклаганча, моның сәбәбе җитди. Җырчы хәлләрен үзе аңлатты:
«Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә. Аксак-туксак елмаеп кына йөрим. Менә җайланып бетим генә әле», — ди Илсөя Бәдретдинова.
Просмотров: 700