Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә / Совет улемов ДУМ РТ сообщает о порядке проведения месяца Рамазан в 2020 году

ramazanШәгъбан аеның 10-нчы көнендә (3-нче апрельдә), онлайн рәвештә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы утырышы үтте. Көн тәртибендә быел — 2020 елда, республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Беренче чиратта голамәләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

Татарстан өммәте өчен аеруча зур кызыксыну тудырган мәсьәләләрнең берсе — үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында тәравих намазларын уздыру тәртибе (әлеге режим 2020 елның 30 мартыннан кертелде һәм ул 2020 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк). Шуңа бәйле рәвештә, голамәләр халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыкладылар һәм тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булуны билгеләп үттеләр. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк.

Алга таба нәзарәтнең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Республикада, шул исәптән мәчетләрдә, җәмгыять белән ифтарлар үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне голамәләр элек кабул ителгән карарларга керттеләр. Билгеле булганча, 2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә.

Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

tatar-congress.org

***

В 10-ый день месяца Ша’бан (3 апреля), в режиме онлайн прошло очередное заседание Совета улемов ДУМ РТ. На повестке дня были рассмотрены вопросы, связанные с организацией проведения предстоящего Священного месяца Рамадан в 2020 году с учетом нынешней санитарно-эпидемиологической ситуации в Республике Татарстан.

В первую очередь улемы определили даты начала и завершения поста: 24 апреля – первый день поста, 23 мая – последний день поста, 23 апреля – первый таравих-намаз, 24 мая – Ураза-байрам.

Одним из вопросов, представляющих наиболее существенный интерес для уммы Татарстана, является порядок проведения таравих-намазов в условиях режима самоизоляции, который начал действовать с 30 марта 2020 года и продлится до 30 апреля 2020 года. В этой связи улемы подчеркнули, что недопустимо нарушать принятые властями меры по профилактике распространения коронавируса среди населения. Руководствуясь требованиями здравого смысла, члены Совета определили, что  таравих-намазы возможно совершать лишь в домашних условиях. Таким образом, в мечетях РТ данный намаз совершаться не будет. Решение об исполнении таравих-намаза будет считаться действительным до 23 мая или до принятия другого решения.

Далее Совет улемов ДУМ РТ установил размеры нисаба, фитра и фидия-садаки. По итогам заседания религиозных деятелей для выплаты закята определен нисаб в размере 280 000 рублей (по золоту). Для выплаты фитр-садака установлен размер нисаба –  22 000 рублей (по серебру), размер фитра-садака (закят аль-фитр — милостыни разговения) — при расчете на ячмень — 100 рублей, по изюму — 600  рублей.

Кроме того, в качестве искупления за невозможность держать пост по состоянию здоровья и при невозможности восполнить его в другой время установлена фидия — за каждый пропущенный день 200 рублей.

Вопрос о возможности проведения коллективных ифтаров в республике, в том числе в мечетях, улемы отнесли к решениям, принятым ранее. Согласно утвержденным мерам от 18 марта 2020 года, практика проведения   маджлисов с участием большого количества людей приостановлена. Т.е. ифтары мусульмане Татарстана смогут проводить только в узком кругу.

О проведении гает-намаза в честь Ураза-байрам ДУМ РТ сообщит дополнительно.

tatar-congress.org

Просмотров: 727

Один комментарий

  1. Спасибо за полезную информацию