Фирдүс Тямаев: «Күпләр Фирдүс сынар, сыгылыр дип уйлагандыр. Юк, сынмадым!»

0131Җырчы Фирдүс Тямаев карантинда үз-үзеңне изоляцияләү режимында утыручылар аның концертын карап, кәефләре күтәрелсә, шуңа шат булуын әйтте. Коронавирус таралу сәбәпле, җырчы #айдадомой онлайн-концертлар марафонында чыгыш ясады һәм халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Эшегез булмаса, безнең авылга килегез, мин эш табармын!»

 

Өйдә ятканга ачу да киләдер инде. Без концертлар белән кәефегезне күтәрә алабыз икән, мин бик шат. Карантин дип кәефемне бетермәдем, концертларыма сатып алган билетларны берәү дә кире кайтармаган. Моны белгәч, күңелләрем тулды. Димәк, минем концертымны тамашачы көтә. Алла боерса, очрашырбыз.

Өйдә ничек вакытыңны уздырасың, дип сорау бирәләр. Фатирда авыррактыр инде ул. Күп кеше авылларына кайтып киткән, ә анда эш күп. Эшегез булмаса, безнең авылга килегез, мин сезгә эш табармын, хәзер бакча эше башлана. Көндез эшләрбез, кичен гармунга кушылып җырларбыз, — дип әйтте җырчы уены-чыны белән.

«Беренче мәхәббәтләргә бик алданмагыз…»

Беренче мәхәббәт студент вакытта булды. Беренче мәхәббәт бар микән, дигән сорау бирәм. Хатыным Резидәгә килгәндә, ул миңа баштан ошады, тыныч, матур кыз иде. Яши башлагач, аны хөрмәт итә башладым. Ике ул бүләк иткәч, хатынымны ярата башладым. Без бер-беребез белән сөйләшмибез. Мин күп серләрне хатыныма сөйләмим. Ул мине аңламас дип уйлыйм. Ә чынында сөйләргә, ачылырга кирәк икән. Бер-беребезне аңлау бар, иң мөһиме — көнләшү юк. Беренче мәхәббәт үтә торгандыр инде ул…

Мәңгелек мәхәббәт юк, бер-береңә бәя бирү, аңлау бар. Беренче мәхәббәтләргә бик алданмагыз. Кырыйдан караганда яхшы күренә бит ул. Талашып, сугышып бетәләр кайберәүләр. Миңа калса, монда акыл белән эш итәргә кирәк.

«Бала алып кайту теләге бар»

Безнең нянялар юк. Хатыным балалар карый, мин гастрольләргә чыгып китәм. Тагын бала алып кайту теләге бар, балалар үсә төшсен әле. Биш бала булса да, үз бәхете белән туа алар. Әниләр унбер, әтиләр биш бала булган. Алла бирса, барысы да булыр.

Тямай дип эндәшү турында

«Маэмай» димиләр бит, нигә Тямай дигәнгә борчылырга тиеш әле мин? Ул бит минем нәселемнең исеме!

«Элвин Грейны миннән узып китте диючеләр булды»

Артист белән артистны чагыштыру дөрес түгел. Эстрадага Элвин Грей килеп чыккач, аны миннән узып китте дип әйтүчеләр булды. Вакыт үтте, инде УНИКСта ун көн буена концерт куйдым дип бер дә мактанмыйм, барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Язган икән, димәк, була. Һәрбер җырчы үз урынында. Тамашачым күп булса, миңа күңелле була, тик ул чагыштыру түгел, ә күңелне күтәрү генә.

«Арча районыннан бер апаны эзлим»

Концертларыма һәрдаим йөрүче тамашачыларым бар. Арча районыннан бер апаны эзлим. Дүртме-бишме баласы бар, сыер савучы булып эшли. Арчага да, Казандагы концертларыма да билетлар ала. Мине ишетсәгез, элемтәгә чыгыгыз әле, танышасым килә. Мин аны күптән эзлим.

«Сәхнәгә менү юллары җиңел булмады»

«Язмыштан юк узмыш» җырын 2003 елда язган идем, миңа анда 20 яшь кенә иде. 17 ел вакыт та үтеп киткән. Бу җыр белән күтәрелермен дип уйлый идем. Җырым күтәрелде, ә үзем күтәрелмәдем. Ун ел вакыт үткәч, барыбер өметләндем. Сәхнәгә менгәч, шуны һәрчак концерт ахырында башкардым. «Ә, бу җырны Фирдүс җырлый бит әле», — дип әйтә башладылар.

Сәхнәгә менү юллары җиңел булмады. Нинди генә сүзләр язмадылар. «Нигә моны сәхнәгә керттегез?» — дип әйтә иделәр. Ә минем яраткан тамашачым концертка килә бирде.

«Кешенең халык мәхәббәтен болай гына алып булмый»

Тормыш юлларында ялгышлыклар буладыр. Узган ел ноябрьдә Гүзәл Уразова белән юлда ятучы җанвар тирәсендә тавыш, кыен хәл килеп чыкты. Артыгын шаярганбыздыр. Журналистлар Россия күләмендә селкеделәр. Шунда сыгылып барган җирдән тамашачым — сез тотып калдыгыз.

Унар көн Чаллыда, Казанда, өчәр көн Мәскәүдә концерт куярмын дип уйламадым да. Кадерле тамашачым, авыр вакытта үзегезнең җылы сүзләрегез өчен, заллар тутырып көч биргәнегез өчен, Нурлатым, гаиләм исеменнән рәхмәт әйтәм.

Кешенең халык мәхәббәтен болай гына алып булмый. Димәк, әле минем иҗатым яши. Мине ялгыз торна урынына калдырмаганыгыз өчен рәхмәт. Күпләр Фирдүс сынар, сыгылыр дип уйлагандыр… Юк, мин сынмадым.

«Шуның хәтле кыргыйланып беткәнбез икән!»

Мин концертта тамашачыны: «Туганнарыгызга шалтыратыгыз, яннарына кайтыгыз», — дип сүгәм. Үзем сүгәм, үзем шалтыратырга да онытам кайвакыт. Карантин булгач, бертуган апамны, энекәшемне күрәм. Шуның хәтле кыргыйланып беткәнбез икән. Күргәч, кочаклашабыз. Апа чәй эчәргә кергәч, яңа кунак килгән кебек булып китте. Читләшмик әле. Туганыгыз белән аралашыгыз, ярдәм итешегез.

Карантин булыр да, Алла теләсә, аннары юлларны ачарлар. Кемнәр арабызда юк, менә аларга капка юк! Кереп тә, чыгып та булмый. Шуңа күрә әти-әниләрегезне, якыннарыгызны кадерләгез. Нервыланмагыз, дөнья малы бетми ул. Исәнлек-саулык телим!

intertat.tatar

Просмотров: 634

Один комментарий

  1. Фирдус кебек кешелэр сынырга тиеш тугел , биеклеккэ урмэлэргэ усергэ тиеш.