Ягымлы туган телем

0e6d49ba2d847dc6dff31c6b2b015d3eӨстәлләргә тәмле икмәк
Куела телем-телем.
Минем өчен җан икмәгем-
Ягымлы туган телем.


Җырлап тора, сайрап тора
Сандугач — туган телем.
Шушы былбылдай телемдә
Мин сөйләшергә телим.

Каеннар булып эндәшә
Сөекле туган телем.
Ак каеннар шаулавында
Ишетелә үз телем.

Җирем-суым, җилләремнең
Моңлануларын тыңлыйм.
Чишмәләр челтерәвенә
Моңлы телебезне тиңлим.

Болыннарда яшел үлән,
Алсу чәчәкләр тере.
Яшел үлән, алсу чәчәк -
Газиз халкымның теле.

Телләр өчен киртәләр юк,
Күчәләр телдән-телгә.
Әммә ана теле булмый
Җир йөзендә бер телдә.

Дәү әтием, дәү үнием,
Әти-әнием теле…
Болгарымның, Биләремнең,
Татарстанымның теле.

Татар теленең язмышы
Бәгырьләремне телә.
Тугам телемнең урыны
Бәгырь дә генә мәллә?…

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.

Просмотров: 983

Комментирование запрещено