Матур сөйләм сәнгате — пәйгамбәрләр ия булган осталык

WYLX6608Раушан Хәйретдинов кешеләрне инде 12 ел дәвамында матур сөйләм осталыгына өйрәтә. Мондый осталыкка ия булу нинди өстенлекләр бирә? Кайсы сәясәтчене яхшы оратор дип әйтергә мөмкин? Матур сөйләргә өйрәнү өчен күпме вакыт кирәк? Бу сорауларга матур сөйләм остасы җавап бирде.

«Банкта эшләгән вакытта безгә сату бүлегенә халык алдында матур сөйли алырлык кеше кирәк иде. «Нигә өйрәнеп карамаска?» — дип уйладым да, үзем курслар үттем. Банктагы иң яшь хезмәткәрләрне җыеп, ораторлык осталыгына өйрәтә башладым. Мәктәптә укыганда КВНда уйный идем, шуңа да бу эш кызык булып тоелды. Ораторлык осталыгы тренеры булып базарга чыгуыма бер ел диярлек.

Беренче тапкыр ораторлык осталыгы тренеры булып базарга чыкканда: «Исәнмесез! Мин — тренер», — дисәң, беркемнең дә исе китми. Матур сөйләм осталыгына өйрәтүчеләр күп бүгенге көндә. Мин белгәннәренең күбесе телевидение, театр белән бәйле кешеләр, ә бизнес өлкәсендәге матур сөйләм осталыгына өйрәтүчеләр юк диярлек.

Ораторлык сәнгатенә өйрәнергә күбесенчә эшмәкәрләр килә. Аларны ике төркемгә аерып карап була: яңа гына бизнес белән шөгыльләнә башлаучылар һәм бизнес киңлеген күптән үзләштерүчеләр. Икенчеләре матур сөйләм осталыгына ия булмыйча, зуррак дәрәҗәгә җитә алмауларын аңлап киләләр.

Халык алдында чыгыш ясаудан куркудан арыну, чыгыш ясауга әзерләнү, игътибарны җәлеп итү, халык сорауларына җавап бирү техникаларына бер көндә өйрәтеп була һәм мин шулай эшлим дә. Сәхнәгә чыкканда кеше нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген белеп чыкса һәм ул алгоритмны төгәл үтәсә, ул үзен бик иркен хис итәчәк.

Матур сөйләм сәнгатендә теория күп түгел, уйлап табылган вакыттан бирле анда берни дә үзгәрмәде диярлек, барлык игътибар практикага бирелә. Тавыш куюны сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар, тик мин аның белән шөгыльләнмим. Шуны аңларга кирәк: тавышны бер көндә генә куеп булмый, кимендә алты ай эшләргә кирәк.

Раушан Хәйретдинов үзешчән булып теркәлгән. «Үзешчән булып теркәлү әйтеп бетергесез уңайлы. Шәхси эшмәкәр булып теркәлү бик мәшәкатьле, ә үзешчән булу өчен пошлина түләргә кирәкми, бары тик кушымтаны күчереп аласың, ике төймәгә басасың да барысы да әзер. Ай ахырында тыныч кына салым түлисең дә бетте», — ди матур сөйләм остасы.

Кайсы сәясәтчеләр ораторлык осталыгына ия?

«Халык алдына чыгарга курыкмаган кеше башкалардан бер баскычка өстен тора, халык алдында матур сөйли алган кеше — ике баскычка өстен. Безнең сәясәтчеләрне карап үтсәк, Рөстәм Миннеханов, Дамир Фәттахов, Минтимер Шәймиев тулысынча ораторлык осталыгына ия дип әйтә алам. Минтимер Шәймиев халык алдында бигрәк тә табигый. Чагыштыру өчен, кайбер кешеләр халык алдына чыгар алдыннан ораторлыкны башларындагы төймәгә басып «кабызалар» да, сәхнәдән төшкәч «сүндерәләр». Минтимер Шәймиевта андый ясалмалык юк.

Матур сөйләм осталыгына ия булмаган сәясәтчеләр дә бар. Халык алдында күбесе үзен иркен тота алмый.

Дингә мөрәҗәгать итсәк, барлык пәйгамбәрләр матур сөйләм осталыгына ия булганнар. Алар осталыкларын Аллаһ сүзен кешеләргә җиткереп, файда китерү өчен кулланганнар.

Гитлер һәм Муссолини да ораторлык остасы булганнар. Тик алар осталыкларын начар ният белән, кеше аңы белән идарә итү максатында кулланганнар.

Матур сөйләм осталыгы гади кешегә нәрсәгә кирәк?

Матур сөйләм осталыгына өйрәнү бөтен кеше өчен дә файдалы дип саныйм. Ни өчен? Кемнеңдер яшерен рәвештә синең өстән идарә итүен ачыклау һәм аңа каршы тору өчен. Чөнки ораторлык осталыгын начар ният белән куллану кешенең аңы белән идарә итүне аңлата. Шуны аңлап: «Мин сезнең белән алай уйнамыйм», — дип үзеңне саклап калу мөһим. Ул темага күп китаплар язылса да, аларны укып кына кеше тормышта әлеге техникаларның ничек кулланылуын аңламаска мөмкин.

Кеше матур сөйләм осталыгы буенча мастер-класс кына үтсә дә, аның фикерләү парадигмасы үзгәрә. Йомык кешеләр, тулысынча үзгәреш кичереп, ачылып киткән очраклар еш күзәтелә. Бүгенге мохиттә үзен танытырга теләгән кеше матур сөйләм осталыгыннан башка үсә алмый.

«Ораторлык» сүзе кычкырудан килеп чыкканмы?

Матур сөйләм осталыгы — аралашу сәнгате. Ул — дуслык һәм бизнес мөнәсәбәтләрен коруда, гаилә тормышын алып баруда файдалы осталык.

Сәүдә белән бәйле эшкә урнашканда да ораторлык осталыгына ия булу зур мөмкинлекләр ача. Сату бүлеге хезмәткәре вазифасына урнашырга теләгән бер кеше белән әңгәмә корганда кызыклы хәл булды. «Сез ораторлык осталыгына ияме?» — дип сорау бирдем аңа. «Беләсезме, мин күп еллар складта төрле эшчеләр белән эшләдем, менә аларга һәрвакыт акырырга кирәк иде», — диде ул. Ораторлык сүзе «кычкыру» белән берничек тә бәйле түгел, шуны аңларга кирәк», — дип сөйләде Раушан Хәйретдинов.

 Гөлүзә ИБРАГИМОВА.

intertat.tatar

Просмотров: 1299

Комментирование запрещено