Яшәү ялкының сүнмәсен!

z5zo7_PTV6EБулсын ул илле, тулсын ул илле…
Син бизәрсең безнең күңелне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!

Бу матур теләкләр шушы көннәрдә алтын юбилеен билгәп үткән “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә багышлана. Әйе, әйе, Самара татарлары мәдәниятенең энҗе бөртеге быел алтынчы дистәгә аяк атлады!


1970 елда милли җанлы Илгиз Колючев, Шамил Сат­даров, Камил Шамкаев һәм Мидхәт Галимуллин оештырган ансамбльне бүген өлкәбездә генә түгел, Мәскәүдә, Ка­занда, Санкт-Петербургта һәм илебезнең башка шәһәр­лә­рен­дә дә беләләр. Шушы ва­кыт эчендә ансамбль артист­ларының программасына бик күп татар халык һәм эст­рада җырлары, лирик һәм шаян биюләр тупланган. Бай репертуар һәм артистларның башкару осталыгы нәтиҗәсендә “Ялкынлы яшьлек” зур уңыш­ларга ирешеп, 1977 елда — Халык ансамбле, 1985 елда — Бөтенсоюз җыр, бию һәм шигърият конкурсы лау­реаты, 2013 елда — Россия ха­лыкларының икенче Идел буе фестивале дипломы лауреаты исемнәрен ала.

Коллективның чишмә ба­шында Мидхәт Галимуллин, Фа­кия Гаязова-Зыятова, Фә­һи­мә Миргалиева торса, тора-бара коллективка Галия Мостафина, Исмәгыйль Мостафин, Альберт Гаязов, Тәлгать Хәйруллин, Наил Нурмөхәммәтов, Рәшит Гыйззәтуллин, Гүзәлия Хи­саметдинова-Сафина, Әлфия Гыйниятуллина кебек осталар килеп кушыла. Тамашачылар Искәндәр Әхмәтов, Гөлфия Гайнетдинова, Айсылу Әб­диева, Илнур Алтынбаев ке­бек сәхнә ветераннарының чыгышын алкышлар белән каршы алалар. Соңгы елларда аларга килеп кушылган Аль­бина Мәхмүтова, Венера Рәхимова, Фәнил Зыятдинов, Алсу Сабирова, Шамилә Ибра­һимова, Мәрьям һәм Али Аса­новлар, Айрат Сәлимов үзләренең иҗаты белән һәр чыгышка яңа сулыш өрәләр. Ә хореограф Гөлнәзирә Огурцова һәм ансамбльнең бию төркеме (Иркәм Әхмәрова, Ләйсән Хәбирова, Юлия Салюкова, Юлия Рәхмәтуллина, Диана Таһирова, Тимур Бәшәров һәм Рузия Кәримова) әледән-әле яңа, дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерәләр.

Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле аша йөзләгән үзеш­чән артист үтте. Ә менә ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты, төбәгебезнең мәшһүр татары исемнәренә лаек булган Илгиз Колючев 50 ел дәверендә үз вазифасын лаеклы башкарып килә.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле юбилейлары, гадәттә, зур бәй­рәм концерты белән тә­мамлана. Кызганычка, бө­тен дөньяны биләп алган ко­рона­вирус эпидемиясе моңа комачаулады. Аллаһы Тә­галә насыйп итсә, дөньялар үзгәргәч, без бу тамаша белән ләззәтләнербез әле, дип ыша­набыз. Ә әлегә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесен, бү­генге һәм элеккеге ар­тистларын чын күңелдән олы юбилейлары белән котлап, иҗат өлкәсендә тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Иң изге теләкләре белән өлкәнең барлык иҗтима­гый татар оешмалары һәм “Бер­дәмлек” газетасы редак­циясе.

Просмотров: 882

2 комментариев

  1. Барыгызгада ин изге телэклэр телим!!!