Р.Фәттахов: «Пушкин «Евгений Онегин»ны карантинда язып бетергән, Ньютон җирнең тарту көче законын карантинда ачкан»

z5zo7_PTV6EРәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов карантинда бик кызыклы нәтиҗәләр чыгарган. Дөньяда күпчелек зур ачышлар бөек шәхесләребез карантинда утырган вакытта ясалган икән бит.

«1606 елда Лондонда театрларны 1 елга карантинга җибәргәннәр. Һәм менә нәкъ шул чорда, Шекспир үзенең танылган әсәрләрен иҗат иткән. Ньютон да җирнең тарту көче турындагы законны карантинда ачкан. Ә Пушкин «Евгений Онегин»ны кайчан язып бетергән дисез? Болдинода, карантинда», — дип аңлаткан ул үзенең видеосында.   

Рифат Фәттахов тыңлаучылардан шушы зур ачышлар ясый торган карантин чорында «Яңа татар җыры» конкурсына иң матур әсәрләр килүенә өмет итә. «Әйдәгез, шушы карантин вакытын иҗат чоры итик», — ди ул  тыңлаучыларга мөрәҗәгатендә. 

matbugat.ru

Просмотров: 1426

Один комментарий

  1. Хәлләр тагы да шулай барса: мин дә соңгы пачка гречканы ачаячакмын…