Фронттан килгән хатлар…

IMG_64869 май – Җиңү көне якынлашкан саен һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара. Күптән түгел Фәртдинов Рәзгать абый Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегенә  озак еллар сакланган дүрт  хат китерде. Алар сугышта һәлак булган Мингазетдинов Минәхмәт Фәсхетдин улыныкы. Ул 1926 елда туган, 1944 елның 23 июлендә Литва ССРындагы Дуба авылында җирләнгән. Фронттан хатларын апасына — Рәзгать абыйның әнисе Нурлыхаяткә, җизнәсе Гариф һәм әти-әниләренә язган. Димәк, Рәзгать абыйның әнисенең иркәсе була ул. Әнисе Нурлыхаят Камышлыныкы, Иске Ярмәккә килен булып төшә.

003004 IMG_6480 IMG_6481 IMG_6486


Сезки туган илдә яшәүче әти-әни. Мин сезгә үземнең чын йөрәгемнән кайнап чыккан кайнар ялкынлы сәламнәремне сезнең тарафка җибәреп калам. Җизнәй белән апайга һәм барча туганнарга, барча тирә-як күршеләргә, бөтен иптәшләргә, кызларга миннән бик күп сәләм диегез. Әлегә минем хәл исән-сау, Аллаһыга шөкер.

Әй, әтәй-инәй, нинди хәер-догаларыгыз булгандыр инде, дүрт мәртәбә кереп исән чыктым, Аллаһыга шөкер. Мондагы хәлне җизнәй белә инде. Бер көтү кереп 8-9 чыктык, үзегез шуннан аңлагыз инде, әтәй-инәй. Сакта торыгыз инде, хәер-догада торыгыз инде.

Дошманны көннән-көн куабыз инде, Белоруссияне бөтенләй чистартып, яңа чиккә җитәбез инде. Аллаһы теләсә, бер Ходаем үзе сакласын инде. Теге Яңа Ярмәкнеке — Гыйзатуллин Гайфулла абзый яраланды. Җәмәгате очраса, шулай әйт.

Сугыш туктый, Аллаһы теләсә, исән булсак, кайтырбыз. Хуш, сау булыгыз.
Сезне сагынып, малаегыз Минәхмәт. 18 июль

* * *


Сезки туган илдә торучы әти-әни, мин сезгә үземнең сагынычлы кайнар сәламнәремне сезнең тарафка бүләк итәм. Әлегә минем хәлләр -  Аллаһыга шөкер. Мин дә сезнең 2ндә язган хатыгыз буенча сез исәндер дип беләм. Хатыгызны алгач — бик куандым. Апайның да 30нда язган хатын алдым, анарга да хат яздым.

Әти-әни, минем хәлгә килсәк, исән-сау, 5нче мәртәбә керәм, исән-сау чыгармынмы инде? Ни Ходай язган инде, теләктә, хәер-догада торыгыз инде. Исән-сау чыксам, хат язармын, Аллаһы теләсә. Хуш, сау булыгыз. Бу хатны яздым июльнең 22сендә.

* * *


Сагынып хат сезгә язам, туган илдә яшәүче әти-әни…
Мин сезгә үземнең фронттагы булган уңышлы сәламнәремне бүләк итәм. Шулай ук җизнәй белән апайга бик күп сәләм. Әлегә минем хәлгә килсәк, исән-сау,  Аллаһыга шөкер. Минем өчен кайгырмагыз, исән булсам, кайтырмын, Аллаһы теләсә. 4 мәртәбә кереп, исән чыктым, Аллаһыга шөкер, нинди хәер-догалар булгандыр инде, әти-әни. Мин кайда икәнне белегез, Балтык диңгезе буенда. Әтәй-инәй, теләктә торыгыз, хуш-сау булыгыз, исән чыксам, тагын хат салырмын. Яздым 18нче июльдә.

* * *

Апай-җизнәй, мин сезгә үземнең сагынычлы кайнар сәламнәремне бүләк итәм һәм шулай ук әбигә-бабайга күп сәлам, Минсәрия иркәмә дә, кодачаларга да бик күп сәлам.
Әлегә минем хәлгә килсәк, бүгенге көндә исән-сау, Аллаһыга шөкер. Сезне дә, салган хат буенча, исәндер дип беләм.

Җизнәй, апай, 5нче мәртәбә керәм. Исән-сау чыксам, хат салырмын, Аллаһы теләсә, теләктә торыгыз инде, әтәй-инәйне карагыз, ачка интектермәгез. Хатыгызны алдым, бик куандым, онытмагыз.

Ярый, хуш-сау булыгыз, исән-сау кайтуымны бер Ходайдан сорагыз инде. Хатны яздым 22сендә.

18 яшьлек баһадир егеттән шушы 4 хат калган. Әйе, сугыш кемнәрне генә аермаган. Әти-әнисе, туганнары Минәхмәтне гомер буе көтеп яшәгәннәр. Сугышлар кабатланмасын иде.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре.

 Камышлы районы.

Просмотров: 912

Один комментарий

  1. … Минем мэрхум Мозэянэ эбием белэн инэй гомер буе фронттан килгэн бабайнын
    бердэнбер хатын гомер буе сакладылар. Эле мин ускэч гэрэп телен белуче кеше табып ул хатны тэржемэ иттергэн идем… Минем эбием гомер буе котте фронтта югалган Гата бабайны- ул исэн дия иде… Мин жырлаган Нигэ дэшмисен дигэн жыр Мозэянэ эбиемэ хэм сугыш юлларында газиз башын салган Гата бабаема багышланган .