Туачак һәр көнең шатлыклы булсын

Камэр апа1Камышлы районының Ба­лыклы авылында туган, Иске Ярмәк авылына кияүгә чыгып, дүрт бала үстергән, соңгы елларын Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хөрмәтле әниебез һәм әбиебез Камәр Гайзулла кызы Нигъ­мәтуллинага 5 апрельдә 100 яшь тулды.

Бер гасыр буена ул күп авырлыклар күрсә дә, аларны җиңеп чыгып, хәзерге көндә олы юбилеен үз акылында һәм үз аягында каршылый. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз, революциядән соңгы авыр чак­ларга карамастан, тырышып-тырмашып, үз дигәненә ирешә — беренчеләрдән булып үзенең туган авылы Балыклыга укытучы дипломы алып кайта.

Озак та үтми, илебезгә зур кайгы килә — Бөек Ватан сугышы башлана. Укытучы көндезләрен мәктәптә укытса, төннәрен колхоз эшләрендә актив катнашып, бар куәткә Бөек Җиңүне якынайту өчен эшли.

Яшь педагог буларак, ул халык арасында агитация һәм пропаганда эшләре алып бара. Ятим калган укучыларының, тол калган аналарның кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып, юату өчен кирәк сүзләр табарга, рухи көч бирергә һәм төшенкелектән коткарырга тырыша.

Аның шул чакта башкарган эшләренең иң авыры — займнар таратып, сугыш хаҗәтләре өчен халыктан акча җыю бурычы була. Өйләрендә кияргә киеме, ашарга ризыгы булмаган, елап утырган ач-ялангач балаларның ялгыз аналарыннан акча җыюның никадәр авыр булуын ул әле дә еш кына әрнеп искә ала.

Сугыш елларындагы аяу­сыз хезмәте һәм «Куйбышев колхозчысы» исемле танк колон­насы төзү өчен акча җыюда актив катнашкан өчен ул «За победу над Германией» һәм «За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны» медальләре белән бүләкләнә.

Дүрт бала үстергән әниебез хәзерге көндә оныкларының, оныкчыкларының уңышларына куанып, әлегәчә аларны кайгыртып, барысына да үгет-нәсыйхәт биреп яши. Йөз яшендә дә дөнья хәлләре белән кызыксына һәм, бар нәрсәдән хәбәрдар булып, ил язмышын кайгырта.

Ул тормыш гүзәллеген кү­реп куана, үзе дә гүзәллекләр тудырып яши белә. Бакчада  чәчәкләр үстерергә, чигү чи­гәргә яратты. Чисталыгы һәм пөхтәлеге белән ул әле дә без­нең барыбыз өчен үрнәк булып тора.

Хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез! Олы юбилеең белән котлап, сиңа алдагы көннәреңдә дә һичнәрсәгә бирешмичә, тормыш уңайлыкларына куа­нып яшәвеңне телибез. Го­мереңнең туачак һәр көне матур яңалыклар, шатлыклы хәбәрләр китереп һәм куанычлы хәлләр тудырып торсын.

Форсаттан файдаланып, сиңа һәм сине караган, кайгырткан, йөз яшьтән дә узып яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырган сеңелебез Кадриягә олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Киләчәктә сезгә исәнлек, аңлашучанлык, түземлек һәм җан тынычлыгы телибез!

Камэр апа1

Иң изге теләкләр белән улларың Фәрид һәм Фәнис, кызың Кадрия, киленнәрең Рушания, Рәмзия һәм барлык оныкларың, оныкчыкларың.

«Бердәмлек»

Просмотров: 896

Комментирование запрещено