Сезнең батырлыклар онытылмас!

Screenshot_20200405_203008Бөек Ватан сугышында катнашкан Нуриев Зиннәт Шакир улы турында.

1941нче ел, 22 июнь. Таң атып килә, халык тыныч йокыда. Көндез ил өстенә ямьсез, котсыз хәбәр тарала! Сугыш…

Игълан ителмәгән сугыш,
Илебез чиген бозып керделәр.
Гитлер фашистлары илебезне
Тар-мар итәрбез, дип белделәр.
Уйламады алар халкым белән
Авыр бәрелешләр буласын.
Җанын кызганмыйча көрәшеп ул,
Дошманнарга җирне бирмәсен.

Әйе, барлык совет кешеләре кебек үк, Бозбаш авылыннан да дәһшәтле сугышка күп кенә кеше китә. Тик шуларның бик әзе генә кире әйләнеп кайткан. Алар хезмәткә, белемгә булган хокукларыбызны, тынычлыкны, күгебезнең аязлыгын яклап сугышканнар. Ватан азатлыгын саклап калу өчен аяусыз сугыш башланган. Илебез көчле һәм мәкерле дошманга каршы язгы ташкындай күтәрелгән. Ватан азатлыгын саклап калу өчен аяусыз көрәш башланган.

Менә быел дәһшәтле сугыш бетүгә 75 ел булып килә. Бөек Җиңү яулаган батырлар хәзер юк дисәм дә — ялгыш булмас.

Бүгенге язмам Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр Нуриев Зиннәт Шакир улы турында.

1914 елны Нуриев Шакир абый белән Минкамал апаның куанычлары булып бер егет дөньяга килә. Аңа Зиннәт диеп исем кушалар. Бик тә тырыш, уңган бала булып үсә ул. Тиз кул арасына кереп, ата-инәсенә ярдәм итә. Аннан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта Зиннәт абый. Финнәр белән сугыш башлагач, анда туган илебез азатлыгы өчен көрәшә һәм герой булып исән-сау туган авылына кайта.

1941 елны, сугыш башлангач, беренчеләрдән булып тагын сугышка китә. Зиннәт абый генерал Рокосовскийның частенә ковалерист булып эләгә.

Аның батыр хезмәтен түбәндәге язмалар раслыйлар (бүләкләү битеннән алынды).

“Иптәш Нуриев З.Ш. — Бөек Ватан сугышы ветераны. Батальонда конюх булып эшләгән иптәш Нуриев һәрвакыт яшерен документларны корпус һәм армия штабына вакытында илтеп җиткерә. Германия территориясендә барган сугышларда ул тәҗрибәле һәм куркынычсыз атчы буларак аерылып тора. Аңа берничә тапкыр хәрби яшерен документлар белән полкларга йөрергә туры килә. Альтдамм шәһәре өстендәге сугышларда иптәш Нуриев көчле артиллерия уты астында документларны урынына илтеп тапшыра. Кире юлда немецларның бер төркеме камышларга яшеренгән булуын күреп алган иптәш Нуриев автоматтан атып ике немецны үтерә, икесен әсирлеккә ала.

Сугыштагы батырлык һәм кыюлык, яшерен документларны частькә вакытында китереп җиткерүе өчен иптәш Нуриев хөкүмәттән “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.”

* * *

“Иптәш Нуриев үзен аяусыз көрәшче буларак танытты. Артиллерия уты һәм авияция бомбешкасы астында дошман белән сугыш алып барганда үз гомере белән исәпләшмичә документларны вакытында илтеп тапшырды. Днепр елгасын кичкәндә аның аты яраланып кала, иптәш Нуриев елганы кичеп, документларны җәяү корпуска илтеп җиткерә. Батыр сугышчы  “За отвагу” медале белән бүләкләнә.”

1940 елны, сугышка киткәнче, Зиннәт абый Миньямал апа дигән чибәр кызга гашыйк була, 1941 елны алар өйләнешәләр. Туйдан соң озак та үтми сугыш башлана.

Менә шулай итеп Миньямал апа беренче малаен - Ринат абыйны ире сугышта чакта алып кайта.

Зиннәт абый сугыш бетеп кайтканда Ринат абыйга өч яшь була. Миньямал апа балам яшь дип тормый, кирәк икән — кырга, кирәк икән — фермага эшкә йөри.

Ир-егетләрнең асыллары фронтка китеп беткәч, аларны хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры алыштыра. Көннәр төннәргә ялгана. Хатын-кызларыбыз халык өчен иң кырыс, иң каты сынауга әверелгән дәһшәтле сугыш елларында игенче дә, терлекче дә, тракторчы да булганнар. Шуның өстенә сугыш кырларындагы ир-егетләребез өчен җылы киемнәр, киез итекләр, бияләйләр һәм оекбашлар бәйләп һәм җыеп җибәрү буенча да иң тырышлардан булганнар. Миньямал апа иртә-кич фермада сыер сава, ә калган вакытларында нинди эш кушсалар да тырышып эшли. Фашистларның хурлыклы җиңелүен һәр совет кешесе чын күңеленнән теләгән, Бөек җиңү хакына көчен дә, малын да, җанын да кызганмаган.

Зиннәт абый исән-сау кайткач шатлыкның иге-чиге булмый. Бозбаш авылында өй җиткереп керәләр. 1946 елны Роза, 1949 елны Разыя, 1953 елны Нурия, 1960 елны Рафаэль бу гаиләне куандырып дөньяга киләләр.

Зиннәт абыйны, әнисе коммунист булуын исәпкә алып, инвалидлар артеленә директор итеп куялар, анда ул озак еллар эшли. Тормыш әкрен генә үз җаена кайта, балалар үсәләр, укыйлар. Аннан соң ул кустарьга эшкә керә (инвалидлар оешмасы башка җиргә күчерелү сәбәпле), аннан соң Усманда нефтьче булып эшли. Нефтебазага йөрергә ерак, диеп ул Шентала леспромхозына, Камышлы районына десятник булып эшкә урнаша. Леспромхозны да зурайту сәбәпле ул Яңа Ярмәк авылына урманчы булып эшкә урнаша, гаиләсен дә бирегә алып килә. 1959 елны матур итеп  зур өй коралар, үз куллары белән бөтен эшне дә эшли Зиннәт абый. 1963 елда, 49 яшендә вафат була.

Ул еллардан соң байтак сулар акты. Авыллар, шәһәрләр, юллар төзелде. Әмма әле яра тезәлеп бетмәгән. Ул яра әле берничә буынның гомеренә җитәр. Бу күңел ярасы — тол калган хатыннарның, ятим калган балаларның ачы күз яше.

Һәрбер авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл куелган. Илебез иминлеген яклап яу кырында башларын салган авылдашларыбызны онытмабыз. Алар халык күңелендә мәңге сакланыр!

 

Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1029

Комментирование запрещено