Әнвәр Нургалиев әнисе турында: «Кыен булса, төшемә керә»

news_28815Җырчы мәрхүмә әнисе турында иң нечкә хис-тойгылары белән бүлеште:

- Ана белән малай арасындагы мәхәббәтне берни белән дә чагыштырып булмый. Бигрәк тә төпчек бала булгангамы, без әни белән бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Әнигә кыен булса, төшемә керә. Минем белән нидер булса, шунда ук ул сизеп ала. Шалтыратсам: “Балакаем! Нәрсә булды?” – дип сораша башлый. Шуңа күрә кайчак шалтыратырга да курка идем.

Сиксән яшен уздыргач, кинәт кенә әнинең сәламәтлеге начарайды. Сул аягын кистеләр. Хәле яхшырып, Раевкага кайткач, инсульт сукты. Әнием телсез калды…  

Әниемнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.  

Без – авыл баласында, әнине кочаклап үбү дигән әйбер юк, кыенсынабыз. Әйе, авылга кайткач, иңеннән кочаклап алабыз, хәл сорашабыз. Әмма җайлап утырып сөйләшергә вакыт та җитми кала.  

Кырык алты яшемә җитеп, беренче тапкыр әниемнең күкрәгенә башымны салып еладым. Ул мине башымнан сыйпый, ярата. Онытылмаслык мизгелләр… 

matbugat.ru

Просмотров: 946

Комментирование запрещено