Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне белән!

_RMGlz63n4AКосмик киңлекләрне яулау XX гасыр тарихының онытылмас битләре булды. Кешенең космоска беренче очышы цивилизация үсешендә яңа эраны ачты, бу фәнни-техник ачышның безнең ватандашларыбыз тарафыннан тормышка ашырылуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

Россия космонавтикасы нигезенә бихисап конст­рук­торларның, галимнәр­нең, кос­монавт­ларның, ракета-космос тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы салынган. Арада милләттәшләребез дә байтак.

Космик тармакта хезмәт итүчеләрне, авиация һәм космонавтика ветераннарын бәйрәм белән котлыйм! Тынычлык, оптимизм һәм киләчәктә уңышлар телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.